Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан хакимияте башкарма органнарының бурычларын ачык формалаштыру башланды

Министрлыклар эшенең өстенлекле өлкәләре буенча тәкъдимнәрне экспертлардан 2 атна дәвамында җыячаклар.

Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2021 елга максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру башланды, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы.

«Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән берлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгелиләр», - диелә хәбәрдә.

Министрлыклар эшенең өстенлекле өлкәләре буенча тәкъдимнәрне экспертлардан 2 атна дәвамында җыячаклар. Экспертлар арасында - һөнәри, академик бергәлек һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, үз эшенең профессионаллары, шактый эш тәҗрибәсе һәм хакимият органнары профиле буенча казанышлары булган профессионаллар.

Аннары кергән тәкъдимнәрне иҗтимагый советлар караячак һәм ай дәвамында ТР дәүләт хезмәтләре порталының "Опросы жителей" сервисында узачак ачык республика онлайн-тавыш бирүенә чыгарачак.

Сораштыру йомгаклары буенча тәкъдимнәрнең яртысы күпчелек тавышларны җыйган максатлар һәм бурычлар буенча сайлап алыначак. Һәм инде алардан иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында киләсе елга министрлыклар эшенең биштән алып җиде приоритетына кадәр билгеләнәчәк. Фикер алышуда кызыксынучылар, шул исәптән, массакүләм мәгъләмат чаралары һәм гражданнар катнаша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев