Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан гаиләләрне ярдәмсез калдырмый

18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә айлык пособие билгеләнә

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан бирле 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына, Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы күләме һәм гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы тигез күләмдә айлык пособие түләнә.

Әлеге түләү Россия Федерациясе гражданнарына, Татарстан Рес публикасы территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга билгеләнә.

Аның өчен кирәкле документлар:

  • банкта яки башка кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитлары күрсәтелгән гариза;
  • алучының һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәрен раслаучы документлар;
  • бала (балалар) туу турында таныклык күчермәсе – Татарстан Республикасыннан читтә туган очракта;
  • никах теркәү турында танык лык күчермәсе – Татарстан Рес публикасыннан читтә теркәлгән очракта;
  • ышанычнамә — документлар вәкаләтле зат яки законлы вәкил тарафыннан тапшырылганда.

Алучының гаилә әгъзаларыннан яки аларның законлы вәкилләреннән түбәндәгеләр таләп ителә:

  • шәхси мәгълүматларны эш кәртүгә ризалык;
  • алар исеменнән органга яисә оешмага шәхси мәгълүматларны тапшырганда мөрәҗәгать итүченең вәкаләте булу.

Айлык пособие барлык кирәкле документлар белән гариза биргән айдан билгеләнә һәм алты ай дәвамында түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев