Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан фермерлары өчен агроиминият 0 сум торачак

Хәзер көзге чәчүнең актив чоры бара һәм алдагы уңыш турында уйлый башлау вакыты.

Агроиминият авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, керемнәрне алдан ук фаразларга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Илдус Габдрахманов ВКС буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Агроиминләштерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм күрсәтә һәм субсидия бирә. Мәсәлән, әгәр иминият полисының уртача бәясе 1 гектарга 800 сум булса, аграрий 50% - 400 сум гына түли (субсидияне 400 сум иминият компаниясе ала), ә бәйләнешсез ярдәм кысаларында (хуҗалык итүнең кече формалары өчен) өстәмә 594 сум түләнә. Шулай итеп, агроиминият фермерны яклаячак, әмма, шул ук вакытта, аның өчен бер генә сум да тормаячак һәм, хәтта, өстәмә ярдәм алырга да мөмкинлек бирәчәк.

Агымдагы елда уңышны иминләштерү шартнамәләрен финанслау түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:
1. Исәпләнгән иминият премиясенең 50%ын кайтару (260 нчы Федераль законны дәүләт ярдәме белән иминләштерү шартнамәсе төзегәндә);
2. Хуҗалык итүнең кече формаларының иминләштерелгән мәйданнарына чыгымнарны 594 сум/га (кече формалар критерийлары: 1. эш урыны<100; 2. табыш<800 млн сум) ставкасы буенча 1,2 арттыра торган коэффициентны кулланып, бәйле булмаган ярдәм аша гектарлы финанслау.
Чәчүлекләрне иминләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлекләрендә хәвеф-хәтәрне киметергә мөмкинлек бирә. Куркынычны 27 табигый күренештән иминиятләштерү мөмкин. Иминиятләштерү очраклары шартнамәләрдә языла: бу - корылык, өшү, юылып юкка чыгу, ком бураннары һ.б. кебек табигый катаклизмнар аркасында чәчүлекләрнең һәлак булуы. Табигый күренешләр - метеорологлар, ә уңышның һәлак булу фактлары махсус комиссияләр белән раслана.

Агроиминиятләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 8-800-444-16-70 колл-үзәге телефоны буенча фикер алышырга мөмкин.

Белешмә өчен:
Татарстанда агроиминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре:
- «РСХБ-Страхование» АҖ ИК, Санкова О. П., тел.: 8 960 055 60 55
- «СК Согласие» ҖЧҖ, Хәмитзакиров Р. М., тел.: 8 917 235 30 21
- «ВСК» ИАҖ, Ибрагимова Р. И., тел.: 8 919 698 10 11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев