Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Дәүләт архивында һәр кешенең шәҗәрәсен төзиячәкләр

Биш ел дәвамында республикада профессиональ тарихчылар катнашында генеалогик агач төзү проекты гамәлгә ашырылачак.

Татарстан халкы үз шәҗәрәсен профессиональ тарихчылар һәм экспертлардан төзетә алачак. Моның өчен «ядкәр» махсус порталы эшләнде, дип хәбәр итте туры эфирда Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

- Бик күп кешеләрне Шәҗәрә кызыксындыра, шуңа күрә без ел буе интеллектуаль система порталын эшләдек. Республиканың һәр кешесенә Шәҗәрә бирәчәкбез. Актаныш районында эш башланды инде, - дип сөйләде комитет рәисе. - Безнең белгечләр торак пунктлардан йөриячәк, мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык алачаклар, әби-бабайлары турында нәрсә белүләрен сораштырачаклар.

Габдрахманова сүзләренә караганда, шәҗәрә төзү өчен кешенең ризалыгы кирәк. Каршы килгән очракта нәсел чылбырында бушлык барлыкка киләчәк, чөнки баш тартучыны туган сыйфатында күрсәтү мөмкин булмаячак.

- Без шәҗәрәләр төзи белүче күп кешеләрне җәлеп иттек - алар һәркем белән индивидуаль эшли, кемнең кемгә ире, хатыны, абыйсы, сеңелләре туры килүен индексацияли. Кешеләр безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез, күпләр инде монңа кызыксыну белдерә.

Моннан тыш, ведомство башка субъектларда яшәүче туганнар турында мәгълүмат соратып ала алачак.

- Белүебезчә, үз вакытында Татарстан Республикасының бер өлеше Уфа, Оренбург губерналарына, бер өлеше Удмуртия, Самара өлкәләренә караган. Без барысы белән дә килешү төзедек. Безнең экспертлар аларның метрик китапларын күчерәчәк, ә цифрлаштырылган күчермәләрен Татарстанга китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев