Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан буенча Росгвардия идарәсе контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында игълан итә

Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашу өчен 6 айдан 1 елга кадәр кыска сроклы контракт буенча сайлап алу уздыруга чакыра.

Хезмәт итү шартлары:
1. Махсус хәрби операциядә катнашу чорына акча - аена 250 мең сумнан башлап.
2. Хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу.
3. Хезмәт стажының 1 ае өч айга исәпләнә.

Контракт төзү атна дәвамында бара.

Кандидатларга таләпләр:
1. Яше - 18дән 49 яшькә кадәр.
2. Белем - төп гомуми белемнән (9 сыйныф) ким булмаска тиеш.
3. Хәрби билет булу.
4. Хөкем ителгәнлеге булмау (булу) турында белешмә булу (ЭЭМ мәгълүмат үзәге яки якындагы КФҮ аша рәсмиләштерелә. Рәсмиләштерү вакыты - 30 календарь көн).

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (Татарстан) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Казан шәһәре, Сул як Болак ур., 20 йорт, тел. 8 (843) 231-44-48.

Чыганак: Росгвардиясенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X