Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан балаларга "путин" түләүләренә 8,5 млрд сумга якын акча алган

Республикада 800 мең балигъ булмаган бала дәүләт ярдәменә дәгъва кыла.

Татарстанга балаларга "путин" түләүләренә якынча 8,5 млрд сум бүлеп биргәннәр. Бу хакта Россия Пенсия фондының республика буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"3 яшькә кадәр һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 5 һәм 10 мең сум түләүләргә республикада 770 меңнән артык Татарстан баласы дәгъва кыла", - диелә хәбәрдә.

Өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләрнең күбесе Татарстанда вәгъдә ителгән финанс ярдәмен алды инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр агымдагы елның 1 июненнән бирелә башлаячак.

Акчалата ярдәмгә гаризаны ике ысул белән тапшырырга мөмкин: шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән КФҮ аша. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.

"Электрон форманы тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, кул астында балалар туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аларны онлайн-банкта карарга мөмкин. Гаризаны төгәл итеп тутырырга кирәк, бу алынган гаризаларны эшкәртү процессын һәм түләүләрне күчерүне шактый тизләтәчәк, - дип китерә матбугат хезмәте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен.

Татарстанлыларны уяу булырга чакыралар, чөнки Россия Президентының балаларга түләү турындагы гаризасыннан соң мошенниклар фейк сайтлар төзи башлады. Аларның адреслары һәм дизайны дәүләт хезмәтләре порталына бик охшаган. Аферистларның корбаны булмас өчен, гаризаларны бары тик gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев