Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Татарча диктант”ның иң өлкән катнашучысы Мамадыш-Әкилдә яши

“Татарча диктант – 2019” белем акциясендә олысы да, кечесе дә катнашты. Инде акция узучы мәйданнарга бару мөкинлеге булмаганнар, онлайн рәвештә яза алды.

Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче Флера Минһаҗ кызы Тимершинага 82 яшь! Шулай булса да ул матбугаттан башка яши алмый. Өенә 5 газета һәм 3 журнал алдыра һәм башыннан ахырына кадәр, бер хәрефен дә төшереп калдырмый, укый. Инде акция булуы турында ишеткәч тә, үзен сынап карарга тели. Татар Танае мәктәбенә бару мөмкинлеге булмагач, аяклары авырта, чыгып йөргәне дә юк, диктантны онлайн рәвештә өендә яза. Районда иң өлкән диктан язучыбыз үз эшенә “5”ле билгесен дә ала. Афәрин, Флера апа. Сез бик күпләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X