Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарча диктант» акциясе берләштерде

Узган шимбәдә бөтен дөнья буйлап мәгариф акциясе узды: 20 илдә, Россия Федерациясенең 60 төбәгендә «Татарча»диктант» яздылар. Яшел Үзәндә аны биш мәйданчыкта оештырдылар.

Кулга ручка тотып, диктант язмаганга ничә ел... Әллә шуңа да инде азрак дулкынлану хисләре кичереп, мин дә үземне сынап карарга дип шәһәребезнең 5нче гимназиясенә юнәлдем. Ишектән керүгә су буе чиратны күреп, шатланып куйдым. Килгәннәр... Оештыручылар әйтүенчә гимназиядә диктантны 190 кеше язды, ә гомумән алганда Яшел Үзәндә бу акциядә катнашучылар саны 419га җитте. Гимназиядә диктантны берничә сыйныфта укыдылар, һәр бүлмә шыплап тулган иде. Безгә исә текстны бик сәнгатьле итеп укытучы Роза Гарипова җиткерде. Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек иде ул. Озын-озын, бормалы җөмләләр минем өчен катлаулы булды димәс идем. Ә шулай да арабызда булган татар телен камил белмәгән әти-әниләр өчен, алар арасында шәһәрдә туып-үскәннәр дә бар бит, авыр сүзләр очрады. Һәм әсәрдән өзек күңелсезрәк, кәефне төшерә торган иде.

– Кызым татар гимназиясендә укый, гаиләдә гел туган телебездә аралашабыз. Шулай да диктант язып карау минем өчен кызык булды, кайбер сүзләрне дөрес язаммы икән дип тә икеләндем, кайткач кызым белән тикшерәсе булыр әле, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша 11нче мәктәпнең математика укытучысы Рәисә Нотфуллина.
Карамалы Тау бистәсендә дә, нигездә урыслар яшәсә дә, акциядә катнашырга теләүчеләр шактый җыелган. Аның координаторы Рәмилә Тимершина кем килер икән дип юкка борчылган, диктант язу оешкан төстә узган.

Рәмилә Тимершина фотосы.

Тулырак газетада.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев