Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татарча диктант – 2019»: олысын да, кечесен дә берләштерде

Узган шимбәдә кабат, үзебезне укучылардай хис итеп, парта артына утырдык. 19 октябрь – бөтен дөньяда татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант – 2019» белем бирү акциясе көне иде.

Диктантны инде дүртенче ел рәттән теләге булган һәркем бушлай яза ала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре министр лыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештырган акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. 
– Теләгән кеше диктант язып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алды. Акциядә татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм шулай ук, татар телен камил дәрәҗәдә белә торган һәркем катнашты. Яшел Үзән районында акция 25 мәйданда узды. Барлыгы 2433 кеше үзен сынады. Диктант язучының иң өлкәненә – 80, ә иң кечесенә 10 яшь иде, – дип сөйли район мәгариф идарәсенең укыту-методик булеге методисты Роза Сәләхова. 
Мин үзем диктантны балаларым укыган 3нче гимназиягә килеп яздым. Урыс мәктәбе булса да, ана телендә диктант язып, үзен тикшереп карарга теләүче укучылар һәм аларның әниләре, әбиләре шактый иде. Бу көнне гимназиядә диктантны 100 кеше язды. Сайлап алынган текстта бүгенге көндә актуаль булган тема күтәрелде. Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзекне язганда, мөгаен, күпләр уйлангандыр. Текст катлаулы түгел, шуңа да аны язып, катнашучылар үзенә күрә бер ләззәт алып кайткандыр, дип ышанам. 


– Аллаһның рәхмәте, укытучыларыбызның тырышлыгы белән бик күңелле бәйрәм килеп чык ты бит. Яше-карты, төрле милләт халкы мәктәпкә бәйрәмгә килгән кебек җыелды. Барысы 248 кеше язды. Диктантның башыннан ахырына кадәр гаҗәеп күңел күтәренкелеге сизелеп торды. «Татарча диктант»та мәктәп директоры Евгения Иванованың да катнашуы кызыклы булды. «Яшел Үзән» газетасының лаеклы ялдагы журналисты Әлифел Таразованың гаиләсе бик теләп катнашты. Рәхмәтләр әйтеп, тагын чакырыгыз дип таралыштылар. Елыйсы килә... Телем матур шул... Шуңа да безне яраталар! – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша 15нче мәктәптән акцияне оештыручы Рәмзия Әминова.
Шунысы да дулкынландыргыч, бу көнне бөтен җир шары буенча сибелеп яшәгән татарларыбыз җыелышып, диктант язды. Университетта укыган төркемдәшем Финзия Газизова бүгенге көндә Австралиядә яши. Алар да, татар милләтен берләштерүче, телебезне саклап калырга ярдәм итүче акциядән читтә калмады. Шөкер, «Татарча диктант» елдан-ел камилләшә, әһәмиятен аңлау чылар да арта бара.

Нинди билге алуыңны беләсең киләме? 
30 көн эчендә http://diktant.tatar/сайтында карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев