Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Татар җыры"нда катнашу өчен ярты миллион?

Фирдүс Тямаев күңелен киткән нәрсәләр белән уртаклашкан. "Узган ел мин “ТМТВ”, “Мәйдан”, Туган тел” һәм тагын бер каналда әйләндерсеннәр, рекламаларымны бирсеннәр өчен 3 миллион сумга якын акча түләдем.

Моның бер күңелгә тия торган ягы бар: мин үземне әйләндерсеннәр өчен аларга акча түлим һәм, шул ук вакытта, алар оештырган барлык концертларга, әллә нинди солянкаларга барып, бушка җырларга да тиеш. Мәсәлән, мин “Барс-медиа” белән 6 ел хезмәттәшлек иттем, ә алар шуңа хөрмәт йөзеннән булса да, “ТМТВ премиясе” концертында хатынга бушлай катнашырга рөхсәт итмәделәр. Хатын да сәхнәгә чыксын өчен мин 150 мең сум акча түләдем. 
“Татар җыры”нда катнашу өчен ярты миллион сораганнар иде, минем андый мөмкинлегем юк, дидем. Шуңа күрә мин соңгы ике елда бар әйбердән баш тарттым: “Болгар радиосы премиясе”ннән дә, солянкаларыннан да, башкаларыннан да. “Болгар радиосы премиясе”нә килергә дип язганнар иде, мин аларга үз сүзләре белән: “Сез миңа 350 мең сум түлисезме соң?” дип язып җибәрдем, алар дәшмәде. 
Мин хәзер, хәлемнән килгәнчә, акчамны ротация өчен генә түлим дә, алар минем җырларны әйләндерә, ә калган чараларында чыгыш ясамыйм. Менә Яңа ел тамашасына чакырдылармы, юкмы — һич хәтерләмим. Акча түлисе булса, бармыйм, әлбәттә. Алар минем үзем түләп җырлап та йөрмәячәкне болай да белә. Шуңа күрә, түләп җырлыйсы булса, чакырып та тормаячаклар", - дигән Фирдүс Тямаев.
kiziltan.rbsmi.ru алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев