Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар җырчысы Уразова «бәрдерелгән хайван» төшерелгән видео урынына кире килде

Татар җырчысы Гүзәл Уразова шау-шу куптарган видео төшерелгән урынга барды, Һәм сугылган хайван урынында чүпрәк булганлыгын белгертте. Видеоны ул Instagram га урнаштырган.

Аның сүзләренчә, җырчы Фирдүс Тямаев белән алар гастрольләргә барганда юлда күрешкәннәр, һәм интернеттагы дуслары өчен видеосәлам язарга булганнар. 
«Аннары менә шул манзараны күрдек. Баштарак без моны ерткыч җанвар дип уйлаган идек, якынрак килгәч, аның ниндидер бер чүпрәк икәнен аңладык, куанычтан авыр сулап куйдык, Фирдүс, исә, сүзне дәвам итеп, шаяртып куйды. Ул бик популяр артист, шоумен, татар эстрадасы юмористы һәм без аның мәзәкләренә күптән күнектек. Мин дә ул вакытта бернинди начарлык уйламадым», - дип билгеләде Уразова. 
Ул видео карап күңелләренә авыр алган кешеләрдән гафу үтенде. Җырчы сүзләренчә, «татарча белмәүче кешеләрнең әлеге видеоны үзләренчә, ягьни массакүләм мәгьлүмат чаралары ничек тасвирласа, шулай аңлаячагын сизмичә, дөрес эшләмәгән».

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев