Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар телен теләсәм - укыйм, теләмәсәм - юк...

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасы утырышында республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булачагын белдерде. Бу мәсьәләгә кагылышлы "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" катгый рәвештә туктатылачак, диде ул. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карар өлгесен фикер алышмый гына кабул итәргә чакырды.

Татар теле ихтыярига калгач тагы да тизрәк онытылырмы? Кадерле укучыларыбыз, бу сорауга җавапларыгызны көтеп калабыз, сез ни дип уйлыйсыз? 

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде. 
Ихтыяри, ата-ананың язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр 
"Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән уку планын әзерләде. Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр", диде прокурор. 
Ул шулай ук әлеге мәсьәләгә карата "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак" дип тә белдерде. 
Нәфыйков сүзләренә караганда, Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшергән. 20 мәктәптән кала барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандарталарында каралганнан кимрәк булуы ачыкланган. Моннан тыш, туган телләрне һәм республика дәүләт телен өйрәнүдә укучыларның хокуклары бозылган, республика һәм муниципаль хакимият мәктәпләрнең белем бирүне оештыру процессына тыкшынган, дип тә белдерелде. Барлыгы 3856 канун бозу ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан президентына да күрсәтмәләр җибәрелгән. 

Икенче чирек башында уздырылган контроль тикшерү вакытында күренгәнчә, Казанның бер мәктәбеннән кала республиканың барлык мәктәпләрендә дә әлеге канун бозулар төзәтелгән, диде прокурор һәм мәктәп җитәкчелегенә зирәк һәм дөрес гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгышыннан соң Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 28 ноябрь көнне Русия мәгариф министрлыгыннан республикага дәүләт телләрен укытуга караган план төшүен һәм Татарстан министрлыгына татар телен ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан укыту планын гамәлгә кертү өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта парламент рәисе методик кулланмалар, кадрларның белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү өчен чаралар күрергә чакырды. 
"Бу мәсьәләне сузу җәмгыятьтә, аерым алганда укытучылар арасында, гаиләдә, хәтта балалар арасында да аңлашылмаучанлык уята. Шуңа фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам", диде Мөхәммәтшин. 

Өлгедә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына укыту планын Мәскәүдән төшкән план нигезендә үзгәртү өчен чаралар күрү, ягъни татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан план кабул итү язылган. 

Сессиядә прокурор чыгышына карата да, татар телен укыту турындагы сессия карарына кагылышлы да депутларга фикер әйтү мөмкинлеге бирелмәде. Карар бертавыштан сүзсез генә кабул ителде, каршы килүче булмады. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә дәшми калды.("Азатлык" радиосыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моннан да артык КЫРГЫЙлыкның булуы мөмкин түгел!