Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар телен мәчетләр өйрәтә башлый

Казанның “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты”; Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзән мәчетләрендә татар теле курслары эшли башлый.

Татар телен җәмгыятьтә “модный” итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә Татарстан ислам дине лидеры Галиев мәчетендә журналистлар белән очрашты.

“Татар телен белмәгән татар үз асылын югалтачак, - ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.- Безнең илебездә дин дәүләттән аерылган, ә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тел буенча эшләүне дәвам итәчәк. Безнең позиция үзгәрешсез кала: татар телен өйрәнү мөһим!”

Иман йортлары тел өйрәнергә килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен шәһәр буенча керү-чыгу юллары һәм машина кую урыннары булу истә тотылачак. Сабак бирүче мөгаллимнәрне сайлап алу, аларны туплау буенча эшләр алып барыла. Дәресләр атнага өч тапкыр оештырылачак, укыту программасы 3 айга исәпләнгән. Татарстанның ислам дине лидеры белдергәнчә, татар теле курсларын тәмамлаучыларга махсус сертификатлар тапшырылачак.

“Без –татарлар” курсы 2018 елда республиканың 10 мәчетендә оештырылачак: Казанда – “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты” мәчетләрендә, Татарстан районнарында – Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзәндә.

Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең: “Татар теленә һөҗүм ясалды, икенче адым дингә кагылмасмы?”, - дигән соравына мөфти: “Динебезне Аллаһ саклый!”, дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эйбэт булыр иде

    Теги: Родной язык мин татарча сөйләшәм Уроки татарского языка начинаются в мечети

    2
    X