Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар теле курсларына гаризалар кабул ителә!

2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый.

 Әлеге курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла. Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак: татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре. Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломга ия белгечләр алып барачак, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Яшел үзән шәһ., Ленин ур., 22 А    Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741

Материал dumrt.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарский язык преподавание татарского туган тел