Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар теле берләштерде

Татар телен укыту буенча килеп чыккан аңлашылмаучылыкларның уңай йогынтысы да булмый калмады. Шулай бит ул, авырлыклар чыныктыра да, берләштерә дә. Сугыш вакытындагы кебек.

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту башлангач, Яшел Үзән мәдрәсәсендә аны өйрәнү буенча курслар эшли башлады. Инде менә билгеләнгән өч ай узып та китте һәм бирегә йөрүчеләр кулларына диплом алды. «Шәкерт»ләрнең төрлелегенә ис китәрлек: бирегә килгәндә ярыйсы гына  аралашучылар да, сөйләшә белми, әмма аңлаучылар да, бик начар белүчеләр һәм рус милләтеннән булган бөтенләй телне белмәүчеләр дә булган. Ә менә шул кыска гына вакыт эчендә остазлары Сания ханым Хәмидуллина  аларны кыска һәм гади җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәтүгә ирешкән. Төркемдәгеләр арасында олырак яшьтәгеләр күпчелек булса да, сыйныфтагы күтәренке кәеф, бөркелеп торган уңай энергиягә яшьләр дә кызыгырлык.
– Мин сезне шундый грандиоз уку тәмамлану белән котлыйм. Бездә әле бу беренче тапкыр гына.  Шул арада да бу башлангычның кирәкле һәм файдалы булуын аңладык һәм исбатладык. Уку  дәверендә бер-беребезгә булган дуслык, хөрмәт хисләре төрле дин, төрле милләт вәкилләрен тагын да якынайтты. Бу башкаларга да үрнәк булып тора. Әле алга таба да шундый кирәкле эшләрдә очрашырга язгандыр, – дип матур теләкләрен җиткерүче, Ислам дине нигезләре дәресен алып барган Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин янына диплом алырга чыккан һәркем, шулай ук бу укуларга карата җылы сүзләрен әйтми кала алмады.
Равил әфәнде: «Мин 36 ел  русча гына сөйләштем. Себердә яшәдек, хатыным да рус милләтеннән, татар телендә аралашырга җай булмады. Курсларга парлашып йөрдек, ана телем исемә төште, хәзер рәхәтләнеп сөйләшәм, хатыным да ярыйсы гына сүзләр өйрәнде», – дип шатланып саф татар телендә сөйләде 1,5 ел элек Яшел Үзәнгә күченеп кайткан якташыбыз.

Венера ханым: «Мин урыслар арасында үстем, шуңа белми идем диярлек, менә хәзер туган телемдә сөйлим. Шушы курсларны ачкан, безне өйрәткән өчен рәхмәт!»

Ахыры газетаның җомга санында (№33).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм туган тел курсы татарского языка в Зеленодольске татар теле курслары