Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Танае турында китап

Кадерле авылдашлар, дуслар, туганнар!

Без – Яшел Үзән районы Татар Танае авылы җәмәгатьчелеге – авылыбызның тарихын һәм бүгенгесен берләштергән китап язу эшенә алындык. Биш-алты гасырлык зур тарихы булган авылның әлегәчә үз китабы чыкканы булмады. Хәзерге вакытта авылның мөхтәрәм затлары – өлкән  буын кешеләренең хатирәләре ярдәмендә туган җиребез тарихына бәйле мәгълүматларны туплау һәм эшкәртү эшләре бара. Милли архивта сакланган документлар өйрәнелеп, авылыбыз кешеләренә бәйле яңа сәхифәләр ачылыр дип өметләнәбез. Гомумтатар тарихына бәйле мәгълүматлар ачыкланган очракта, аларны республика һәм район матбугатына урнаштыру мөмкинлеге дә карала. Мөхтәрәм якташлар! Язмышы күпмедер дәрәҗәдә Татар Танае авылы белән бәйле булган һәрбарчагызны да әлеге изге эшкә катнашырга чакырабыз. Авыл белән бәйле фоторәсемнәр, шәҗәрәләр, тарихи белешмәгә тиң истәлекләрегез булса, безнең белән уртаклашуыгызны сорыйбыз. Безгә китапны әзерләү барышында да, аны бастыру өчен дә авылдашларның финанс ярдәме дә кирәк булачак. Бу җәһәттән махсус счет ачылды. Хәл кадәренчә ярдәм итә алган кешеләр булса, рәхмәтле булырбыз.

Банк получателя:  доп.офис № 8610/0534 ПАО Сбербанк, 
кор/счет банка  30101810600000000603, 
БИК банка 049205603, счет получателя42307810162487100146,
Ф.И.О получателя  Садриев Наиль Кадырович. 

Бөтен сораулар буенча Татар Танае авылында яшәүче Идиятуллин Хәлим Гыйниятулла улына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.89172634629.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тә кирәк иде,изге эшләрегез уңышлы булсын, ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!!! Кулымнан килгән кадәр булышырбыз, Аллаһыбыз боерса! (К.М.Ф.)