Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Наратлысында Җиңү көне

Татар Наратлысында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды. Аны авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина ачып, барлык авылдашларга исәнлек теләде һәм изге Рамазан ае башлану белән дә тәбрик итте. Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Александр Тыгинның котлау сүзләре дә җиткерелде.

Митингта Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларын, якташларны искә алдылар. Г.Г.Морзаханов яу кырына китеп, Советлар Союзы герое исеменә лаек булып кайткан якташыбыз. Сугыш чорында авыр тормыш юлын үткән тыл ветераннарын да хөрмәт белән искә алмый мөмкин түгел. 8 майда, Җиңү иртәсен күрә алмый, тагын бер тыл ветераны Хәлимә Ярулла кызы Сөләйманова арабыздан китеп барды. Ул 1931 елда туган. Авылдан төп терәк – ир-атлар сугышка алынгач, бөтен авыр хезмәт хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Хәлимә апага урман кисәргә, 30 градус салкында окоп казырга, тимер юл төзергә туры килә. Авыр туфрагы җиңел булсын, амин!
Әлбәттә инде шушы бәйрәм көнендә Карашәм авылында гомер итүче Габбас абый Сираҗиевны да искә алдык. Август аенда, аллаһ кушса, хөрмәтле ветераныбыз 100 яшен тудыра. Аңа исәнлек телибез һәм арабызда шушындый легендар шәхеснең булуы белән горурланабыз.
Узган ел шушы һәйкәлне ачкан идек, быел килерләрме, башын салган герой-авылдашларыбызны искә алырлармы дип борчылган идем. Аллаһка шөкер, утырткан алмагачларыбыз да чәчәк атарга җыена. Бу урын авылыбызның иң матур җире.
Бәйрәм матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Яшел Үзәнлеләр, барчагызны да зур бәйрәмебез, Бөек Җиэү көне белән! 

Рәшидә Гурьянова,
Наратлы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев