Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар һәм инглиз телләрендә

21 февраль – Халыкара туган телләр көне.

Шушы бәйрәм кысаларында Яшел Үзән шәһәренең 15нче мәктәбендә татар, рус һәм инглиз телләрендә сыйныфтан тыш чаралар күп үткәрелде. Аларда мәктәпнең I-XI сыйныфларында укучы һәр бала катнашты дисәк тә, ялгышмабыз.
Үткәрелгән чараларның иң кызыклысы – «Татарстан һәм Бөекбритания халыкларының аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы. The customs of hospitality and the culinary traditions in Tatarstan and Great Britain» исеме белән аталып, Татарстан һәм Бөекбритания халыкларының аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы белән мавыктыргыч киносәяхәт аша таныштыруны күз алдына тотып эшләнгән татар-инглиз интерактив уены булгандыр, мөгаен.
«lapbook» технологиясе буенча үткәрелгән бу чарада VI-VII сыйныф укучылары бирелгән тема буенча татар һәм инглиз телләрендә интерактив папкалар ясау өстендә эшләделәр. Эш тәмам булгач, укучылар үзләренең проектларын ике телдә дә якладылар һәм жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Әмма иң зур бәя – бу балаларның ике телдә, татар һәм инглиз телләрендә, камил аралаша алулары. Татар теле укытучылары Рәмзия Әминова, Резеда Гатауллина, Роза Гаффарова, инглиз теле укытучылары Алсу Амурова, Ольга Антонова бергәләшеп үткәргән катнаш татар-инглиз чараларын бу мәктәпкә семинарларга килгән муниципаль район укытучылары еш күрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн туган тел мәктәп