Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар этносының цивилизация чоры

Изелгән татар һәм башка рус булмаган халыкларның 200 еллардан артык вакыт эчендә азатлык өчен торган саен көчлерәк баш күтәрүләре (аеруча Батырша һәм Пугачев восстаниеләре) патша хөкүмәтен «чыбыркы» сәясәтеннән «прәннек» дигәненә күчәргә мәҗбүр итә (һәр колониаль режимның нигезе булган «чыбыркы һәм прәннек» сәясәте, ягъни «политика кнута и пряника» турында сүз бара).

Билгеле булганча, һәр хәрби бәрелештә иң әүвәл беренче рәтләрдә торып сугышкан пассионар затлар һәлак була. Гасырларга сузылган мил- ли-азатлык хәрәкәтләрендә этносның бу гайрәтле катламы аеруча зур зыян күрә, ә киләсе буыннар бу сыйфатны тулысынча торгыза алмый. Шул рәвеш­ле, тора-бара пассионарийлар катламы тәмам саега, аның урынын җәмгыятьтә бик актив булмаган гармонияле шәхесләр дип аталган катлам биләп ала. Татар дөньясында килеп туган шундый вазгыять Екатерина II гә «прәннек» сәясәтен уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирә.
«Прәннек» сәясәте болай башланып китә. Пугачев восстаниесеннән яхшы сабак алган Екатерина II мөселман татарларга карата дин өлкәсендә бераз килешүчәнлеккә барырга мәҗбүр була. Ул 1788нче елның 22 сентябрендә Оренбург крае губернаторына «Муллаларны һәм башка мөселман дин әһелләрен билгеләү һәм Россиядә яшәгән мөселман рухание вазифасын үтәүчеләр белән идарә итү өчен Уфа шәһәрендә бер дини нәзарәт төзү турында» дигән фәрман җибәрә. Шул ук вакытта Россия мөселманнары өчен мөфти билгеләү турында Сенатка боерык бирә. Дөрестән дә, 1789нче елда Уфада русча исеме «Оренбургское магометанское духовное собрание» булган «Оренбург мөселман дини нәзарәте» оеша. Боларны оештырганда Екатерина II, әлбәттә, беренче чиратта үзенең сәяси планнарын күздә тоткан. Ул шуннан да ачык күренә: мөселманнар өчен ачылган бу дини оешмага башлык сайлауны мәхәллә әһелләренең үзләренә тапшыру бер якта торып кала. Мөфти билгеләгәндә аларның фикере бөтенләй исәпкә алынмый. Хөкүмәт исеменнән сайланып, Россиянең сәяси максатларына хезмәт итүче бер мулла мөфти итеп куела.
Элеккеге мәчетләрдә, ә аннары аларны җимергәч, мәчет урынына хезмәт иткән гыйбадәт йортларында бернинди тикшерүчеләр булмаган. Әлбәттә, хәзер инде яңа мәчетләрдә дини йолалар үтәлүе һәм башка чаралар катгый күзәтү астына алына.
һәр җомга намазында һәм дини бәйрәмнәрдә хөтбә иң әүвәл указлы мулла тарафыннан: «И Раббым, патшабикәне (патшаны) саклый күр!»  дигән вәгазь сүзләреннән башланырга тиеш була. Ул чактагы дин әһелләренең бер өлеше басып алучыларга хезмәткә зур теләк белән күчә. Хәер, Екатерина II нең бу яңалыкларын шактый күп муллалар, шәригать кануннарына каршы килә дип, кабул итми.
Алга таба патша хөкүмәте диния нәзарәтенең халыкны баш күтәрүдән тыеп торудагы ярдәмен шулхәтле югары бәяли ки, идарәне җитәкләүче мөфти автоматик рәвештә генерал чинына ия була. Дин әһелләренең икегә бүленүе аркасында мөселман-татарлар, берләшү мөмкинлегеннән мәхрүм ителеп, милли азатлык һәм үзенең дәүләтчелеген торгызу өчен яңа көрәшкә инде күтәрелә алмый.
 

***
Екатерина II дән соң (XVIII гасыр азаклары – XIX гасыр башы һәм аннан соңгы еллар) рус хөкүмәтенең мөселман-татарларга карата сәясәте бераз йомшара һәм алар ике гасырдан артык дәвам иткән физик һәм рухи геноцидтан котылу чараларын эзли башлый. Нәкъ шул вакытларда Идел һәм Урал төбәкләре белән Төркестан арасында сәүдә кәрваннары йөри башлый һәм шул кәрваннар белән Казан губернасыннан Бохарага белем алу өчен яшь шәкертләр дә юл ала. Шулай итеп, бу елларны Казан төркиләре өчен икътисади һәм күтәрелеш чоры дип атарга була. Чөнки бу дәвердә бик эшлекле сәүдәгәрләр барлыкка килә һәм алар рус сәүдәгәрләре белән ярыша башлый. Казакъ-кыргыз далалары һәм Төркестан белән булган сәүдә мөнәсәбәтләрендә казанлылар, тел һәм юл белгәнлектән, гаять мөһим роль уйныйлар. XVIII гасырда ук инде Казан шәһәрендә казанлыларның шактый предприятиеләре: сабын, шәм һәм тире эшкәртү заводлары, туку фабрикалары барлыкка килә. Казан тирәсендәге зур авылларда да мондый предприятиеләр ачыла. Икенче яктан, Бохарада еллар буе укып белем алган казанлы яшьләр үз ватаннарына әйләнеп кайта. Боларның гыйлем һәм зирәклек туплаганнары, инде шактый зур байлыкка ия булган капитал хуҗалары арасында ышаныч казанып, шул байлар ярдәмендә мәдрәсәләр ача, шәкертләр туплый анда Бохара ысулы белән дәрес укыта башлыйлар. Нәтиҗәсе озак көттерми: шактый тиз арада Идел буенда сүнеп барган ислам мәдәнияте шушы мәдрәсәләр йогынтысында терелә, халыкта укый-яза белүчеләр күбәя башлый.
Тиздән (XIX гасыр азагыннан) Бохара үрнәгендәге кадими (кадим – искелекне яклаучы мәгънәсендә) мәдрәсәләр урынына байтак яңа «Ысулы җәдид»тә укыта торган мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. Бу уку йортла­рында дини фәннәр белән беррәттән, дөньяви гыйлемнәр дә укытыла башлый. Кадими дип аталган мәдрәсәләрдә дә заман таләпләренә ярашлы яңалыклар кертелә. Шул рәвеш­ле укуны тәмамлаучылар тормыш итәргә кирәкле белем алып чыга. Киләчәктә алардан татар зыялылары катламы барлыкка килә.
XX гасырга кергәч, Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә, мәсәлән Оренбург һәм Уфада, яңа заманга туры китереп хикәяләр иҗат итүче язучылар әдәбият мәйданына килә. Истанбулда (Төркия) белем алган Фатих Кәриминең «Җиһангир мәхдүм» (мәхдүм – мулла улы) исемле хикәясе 1900 елда дөнья күрә. Уфа Диния нәзарәте әгъзаларыннан булган Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Сәлимә» исемле озын хикәясе 1899нчы елда басыла. Заманында алар зур кызыксыну белән укылган.
1905нче ел революциясе алды елларында Казанда матур әдәбият чын үсеш юлына керә. Бу вакытта Г.Исхакыйның 1903нче елда «Бай угылы» хикәясе, «Ике гашыйк» пьесасы, 1904нче елда «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле фантастик повесте, 1902нче елда Галиәсгар Камалның «Өч бәдбәхет» исемле һ.б. сәхнә әсәрләре басылып чыга. Казан татарларының яңа әдәбияты, нигездә, 1905нче елдан соң, революция тудырган мөмкинлекләр нәтиҗәсендә үсә һәм киңәя башлый.
Шул чорга караган кайбер каләм осталарын атап үтик. Инде телгә алынган язучылар белән бергә, бу елларда Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин кебек язучылар; Габдулла Тукай, Мәҗит Га- фури, Дәрдемәнд (Закир Рәми), Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Гыйффәт туташ, Шәехзадә Бабич һ.б. шагыйрьләр иҗат мәйданына килә. Ике революция арасында казанлыларда нәфис әдәбият кына түгел, аның башка тармаклары да үсә башлый. Тарихи әдәбиятны алсак, бу чорда укучыга инде мәгълүм казый Ризаэтдин бине Фәхретдин төрки-татар тарихына караган әсәрләр бастыра. Бу галим «Шура» журналында «Олуг хәдисләр һәм мәшһүр кешеләр» исемендә әһәмиятле язмалар һәм бәйсезлек елларындагы һәм рус басып алуыннан соңгы Идел-Урал төбәге төркиләре тарихына караган бик кыйм­мәтле мәгълүматлар биргән.
1913нче елда Әхмәтзәки Вәлиди «Төрек вә татар тарихы»н бастыра. Һади Атласиның «Казан ханлыгы», «Сөембикә», «Себер тарихы» исемле әсәрләре басылып чыга. Тарихчы Гайнетдин Әхмәрев исә (Татарстан Респуб­ликасы Яшел Үзән районының хәзерге Татар Наратлысы авылында дөньяга килә) Казан төркиләре тарихын язу буенча зур хезмәт куя. Аерым алганда, байтак тарихи һәм этнографик хезмәтләр белән беррәттән, аның «Болгар тарихы», «Казан тарихы» исемле әсәрләре дөнья күрә.
Әдәбият өлкәсендәге уңышлар мәдәният, мәгариф-мәктәп эшләренә дә уңай йогынты ясый. Шактый күп кадимидән «ысулы җәдид»кә үзгәртелгән мәдрәсәләр, шәкертләр укытудан тыш, мөгаллимнәр әзерләү мәктәбенә әверелдерелә һәм аларда яңа ысулдагы мәктәп-мәдрәсәләр өчен укытучылар әзерли башлыйлар. Мәгариф эшләренең җанлануы нәтиҗәсендә, заманча педагогика таләпләре буенча гарәп имлясында язылган дәрес­лекләрнең басылуы да арта.
1914нче елда Казан шәһәрендә гарәп язулы ун басмаханә һәм шуңа ярашлы рәвештә җиде (!) милли сәүдә китап йорты була. (Безнең көннәрдә исә ярым-йорты тираждагы китап­ларны сату да оештырылмаган. - Г.Г.) Ул елларда китап кибетләре һәм типографияләр башка шәһәрләрдә дә (Оренбург, Уфа, Әстерхан, Троицк, Орск һәм хәтта Петербургта да) эшләп килгән.
1905-1914нче елларда халыкның икътисади хәле дә шактый яхшыра. Авыл кешеләре игенчелектә төрле машиналар куллана башлый, кооперативлар, кечкенә кредит банклары төзелә. Шәһәр һәм бистәләрдә җитештерүнең төрле өлкәләренә караган милли ширкәтләр һәм бай кешеләрнең җитештерү һәм сәүдә йортлары күзгә күренеп арта.

Гамир Гарифуллин.
Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев