Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташламалы авыл ипотекасына 17 меңнән артык гариза бирелгән

Авыл җирлегендә яшәүче 17 меңнән артык кеше ташламалы авыл ипотекасы программасында катнашуга заявка биргән, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматына сылтама белән РИА Новости тапшыра.

Ведомство мәгълүматлары буенча, программага Россиянең барлык субъектлары да диярлек актив кушылды. Хәзерге вакытта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына программада катнашу өчен 17 меңнән артык гариза бирелгән. 

Матбугат хезмәтендә "мондый ташламалы ипотека кредитын бер генә тапкыр алырга мөмкин" дип аныкладылар. Шул ук вакытта ташламалы ипотекага авылларда яшәүчеләр генә түгел, РФ авыл территориясендә күчемсез милек сатып алырга планлаштырган теләсә кайсы гражданины да исәп тота ала. 

Билгеләп үтелгәнчә, 23 февральгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгы банкларны сайлауга документлар кабул итәчәк, шуннан соң министрлык уңышлы кандидатлар белән килешү төзиячәк. 

Әлеге программа тулы куәткә 2020 елның мартында эшли башлар, дип планлаштырыла. Федераль бюджетта бу максатларга 1 млрд сум каралган.Бу, министрлыкның беренчел бәяләүләре буенча, 10 меңнән артык гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев