Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташлама гамәлгә керәчәк

1 июльдән Россиядә пенсия реформасы кысасында ташлама гамәлгә керә. Закон текстында күрсәтелгәнчә, пенсияне яңа пенсия яшеннән ярты елга иртәрәк билгеләргә мөмкин.

Ташламадан 2019 һәм 2020 елларда пенсия чыгучылар файдалана алачак. Шуңа ярашлы, быел пенсиягә иртәрәк 1964-1965 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959-1960 елларда туган ир-атлар файдалана алачак.

Россиядә пенсиягә чыгу яшен 2019 елның 1 гыйнварыннан арттырдылар. Ир-атлар өчен ул 60 яшьтән 65 яшькә кадәр, хатын-кызлар өчен – 55 яшьтән 60 яшькә кадәр артты. Пенсия яшен арттыру этаплап алып барылачак һәм 2028 елда тәзмамланачак.

Май аенда Дәүләт Думасына закон проекты керттеләр. Ул 55 яшьтәге хатын-кызларга, ә ир-атларга 60 яшьтән дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы бирәчәк.

Мәгълүмат үзәк матбугаттан алынды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев