Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихы бер гасырлык

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Быел ул берничә истәлекле дата белән тәңгәл килде: Совет милициясенә – 100, ә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оешуга 85 ел.

Нәрсәдән башланган?
2017 ел. Яшел Үзән шәһәре – 85, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре  совет милициясе оешуның 100 еллыгын билгели. Һәркайсы тарихта тирән эз калдырып, бер гасыр белән генә чикләнми.  Яшел Үзәнне хәзер тулы хокук белән  республиканың «көнбатыш капкасы» дип атыйлар. Монда суга хәрби корабльләр төшерелә, алдынгы көнкүреш техникасы җитештерелә, уңайлы йортлар төзелә, шул ук вакытта тарихи мирас та саклана. Шәһәр зур булмаса да, аны илдә булган бер генә вакыйга да читләтеп узмый. Тарихи һәм мәдәни үзәк Казанга якын урнашу  безнең шәһәр тарихында да үз эзен калдырган. Нинди генә режим булмасын, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре – полиция­ме, милицияме – җәмәгать тәртибе сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәшә. 30нчы еллар башында Яшел Үзән милициясе нибары 4 хезмәткәрдән торган. Шәһәр шәһәр статусын алгач, милиция бүлегендә дә хезмәткәрләр саны арта. Хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгы составындагы Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә йөзәрләгән хезмәткәр эшләп, алар шәһәр һәм район тормышында актив катнаша, җәмәгать тәртибен саклый һәм республика МВД структурасының төп өлешен тәшкил итә. Соңгы 20 елда республиканың иң яхшы бүлекчәләренең берсе булып исәп­ләнә. Аның составында һәрвакыт лаеклы һәм хөрмәтле хезмәткәрләр, талантлы җитәкчеләр була.  

Мирныйда – яңа ОППН
Яшел Үзән полициясе һөнәри бәйрәмен билгеләгән көнне «Акварели» торак комплексында  полициянең яңа терәк пункты ачылды. «Мирный» микрорайонында яңа төзелгән 4 күпкатлы йортларның берсендә бер фатир шушы пункт өчен бүлеп бирелгән.
– Бу торак комплекста халык күп яши, транспорт та, балалар да бик күп, ә якын-тирәдә генә полиция пункты юк, – диде бу пунктны ачкан вакытта район башлыгы Александр Тыгин. – Минемчә, полиция ярдәме торак-коммуналь хезмәте күрсәтүдән аерылып торырга тиеш түгел, тегесенең дә, бусының  да якын урнашкан булуы мөһим.
– Җәмәгать тәртибен саклау пункт­лары республикада 2015 елдан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча оештырыла башлады, – диде бу пунктның мөһимлеген бәяләп ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров. – Бүген алар республикада – 203. Һәм Яшел Үзәндәге  бу яңа пункт – участок уполномоченныеның, оператив хезмәткәрнең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторның эш урыны гына түгел, ә  тулы бер торак комплексының җәмәгать тормышы үзәге дә.  Әлеге пункт базасында җәмәгатьчелек советы төзеләчәк, өстәвенә ул полициягә җәмәгать тәртибен саклауда булышучы  халык дружинниклары җыела торган урын да булачак.

Тантана, лазерлы шоу һәм фатир ачкычы
Бәйрәм чарасына  Яшел Үзән эчке эшләр органы хезмәткәрләре музыкаль театр бинасына җыелып, ул лазерлы шоу белән башланып китте. Полицейскийларны шушы лаеклы дата уңаеннан котладылар, бүләкләделәр.
– Тарихның иң катлаулы чорларында да бүлек җинаятьчелеккә каршы көрәштә тотрыклы нәтиҗә күрсәтте, – диде бу тантанага җыелучыларны тәбрикләп район башлыгы Александр Тыгин.
– Сезнең профессионализм, оперативлык һәм батырлык аркасында  яшәүчеләрнең дә полициягә хөрмәте арта, ә районда  иминлек һәм тынычлык саклана.
Башлык очрактан файдаланып, полиция лейтенанты, полициянең участок уполномоченные  Степан Долгаревка  ике бүлмәле фатирга ачкыч, шулай ук дистәләгән хезмәткәргә Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

– Сезгә республикабызның Эчке эшләр министры  һәм үземнең исемнән тәбрик­ләү сүзләре җиткерәм, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров. – Яшел Үзән тәҗрибәсе безнең өчен үрнәк булып тора. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә түземлек телим.
Казан кунагы хезмәтләрендә аерым уңышларга ирешкән бер төркем хезмәткәргә күкрәк билгеләре һәм министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшыр­ды.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиковның да коллективка әйтерлек җылы сүзләре күп булды:
– Яшел Үзән хокук тәртибен саклаучылар ил реформалары барганда һәрвакыт  алгы позициядә торган һәм тора. Бу бик зур хезмәт, әмма мин Ватаныбыз өчен нәтиҗәле хезмәт  итәрлек потенциалыбыз барлыгына ышанам. Ветераннарга аерым котлауларны җиткерәм. Сез лаеклы ялда булсагыз да яшьләр белән тәҗрибә уртак­лашуыгызны дәвам итәсез.  Без сезне хөрмәт итәбез һәм сез һәрвакыт безнең бүлекнең кадерле кунагы булырсыз.
Айрат Ханбиков бер төркем хезмәткәргә ведомствоның Рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырды.

Без бергә! Без булдырабыз!
– Яшел Үзән бүлегендә  1959 елда ук оешкан ветераннар хәрәкәте бу көнгә кадәр үз миссиясен дәвам итә, – диде җыелучыларны котлап ветераннар советы рәисе Алексей Карин. – Мин әле генә Мәскәүдә Россия Федерациясе эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белән очрашуда булып кайттым. Шуны әйтәсем килә, Татарстан полициясе анда иң югары дәрәҗәдә билгеләнде. Ветераннар җәмгыяте дә әйбәт исәптә.  Шуңа күрә без бергә, без булдырабыз!
Әлеге һөнәри бәйрәмгә багышланган чара Яшел Үзән музыкаль театр артистлары әзерләгән концерт номерлары белән аралашып барып, матур салют белән тәмамланды.

Бәйрәм бүләкләре
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең эчке хезмәт җитәкчесе урынбасары подполковник Андрей Скрюченковка «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы» исеме бирелде.
«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгеләре белән административ законнарны үтәтү буенча бүлек җитәкчесе полиция майоры Зөлфия Евграфова һәм җинаятьчеләрне эзләү оперуполономоченные полиция майоры  Люция Фәләхова бүләкләнде.  

Район башлыгының  Рәхмәт хатлары белән:
Полиция майорлары – Алексей Алексеев, Ленар Гарипов,Рәдиф Җиһаншин, Елена Катаева, Лилия Хәмидуллина, юстиция майоры Александр Горшков, полиция капитаны Эдуард Низамов, кече лейтенант Назим Рәхмәтуллин, полиция старшинасы Виктор Евграфов, өлкән сержант Разил Җәләлиев.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән:

Полиция майоры Наил Сиразов,полиция капитаннары – Денис Архипов, Сергей Ефремов, эчке хезмәт капитаны Дмитрий Куклев, юстиция капитаны Рәсим Мингалиев, полиция лейтенанты Руслан Сафиуллин, полициянең өлкән лейтенанты Павел Денисенко, эчке хезмәт прапорщиклары Радик Камалиев, Әскар Хәйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X