Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихи район танымаслык булып үзгәрә

Ике йортта реконструкция эшләре башланды.

 

Шәһәребезнең халык арасында «Полукамушки» исемен алган иң иске кварталы киләчәктә күпләрне җәлеп итәрлек, элиталы район булырга тиеш. Бу хакта журналистларга ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм шәһәр мэры Михаил Афанасьев җиткерде.

Тарих битләренә күз салсак, шәһәр үзәгендәге бу торак йортлар 1897-1902 елларда Француз корыч кою заводы элитасы, инженерлары өчен төзелгән. Шуңа күрә халыкта «Француз» кварталы дип йөрткәннәр. Совет хакимияте вакытында икенче – бүрәнә катлары төзелгәч (1932 елда), аларны «полукамушки» дип атый башлыйлар.
«Полукамушки» микрорайонында барлыгы 26 күп фатирлы йорт урнашкан. Аларның сигезе ТР Мәдәният министрлыгының дәүләт саклавындагы җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә. Һәм алар республика хисабына капиталь төзекләндерелде. Яңартуның төп максаты – йортларның тарихи йөзен мөмкин кадәр дәрәҗәдә саклап калу һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыру булды. Чөнки ничә еллар шәһәр үзәгендә яшәүләренә карамастан, гади генә коммуналь уңайлыклардан да файдалана алмаганнар иде. 2020 елның августында 38 гаилә яңартылган фатирларына кайтты. Әмма калган йортларга еламыйча карау мөмкин түгел, әле берара гел янгын чыгып, халыкны куркытып торды.
– «Полукамушки» – ул безнең шәһәр нең йөрәге. Быел Зеленодольск 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Һәм теләгән һәр кеше бу районны яңартуга үз өлешен кертә ала. Әйе, «Полукамушки» — күп зыян күргән территория, әмма иң мөһиме – ул бүгенге көнгә кадәр бар һәм бу мирасны саклап калучыларга, актив, патриот яшел үзәнлеләргә рәхмәт, биредә күп катлы йортлар да төзелергә бик мөмкин иде бит, – диде Михаил Афанасьев.
26 йортның 18е муниципаль милек булып санала һәм авария хәлендәге йортлардан халык яңа фатирларга күченде. Быелның гыйнвар аенда шушы йортларның икесе аукционда сатылды. Милекчеләр инде реконструкциягә керешкән һәм анда төрле юнәлештә хезмәт күрсәтү оешмалары булачак.
– Шушы йортта кунакханә-хостел ачарга исәп. Әлегә проект-документация эскизы белән шөгыльләнәм. Территорияне җыештырып бетергәннән соң, шушы көннәрдә төзелешне башлыйбыз, – дип сөйли Кызыл Тыкрык урамындагы 14нче йорт хуҗасы Сергей Казарин.
– Тарихи кварталны күтәрү 2013 елдан бирле бара. Әлеге районның йөзен саклап калу, җәлеп итәрлек территория булдыру – төп максат. Яшел үзәнлеләрнең теләк-фикерләрен ишетү өчен халык белән очрашулар берничә тапкыр узды. Районның киләчәген күрсәтүче өч проект әзерләнде һәм аның берсен сайлап алдык. Әлбәттә, иң беренче чиратта халык фикеренә колак салдык. Иң гаҗәпләндергәне шул, кешеләр биредә мунча салынуын тели. Шулай ук ял итү урыннары, балалар иҗат үзәге, ЗАГС бинасы һәм башка хезмәт күрсәтүче өлкәләр биредә урнашачак. Иң мөһиме – яшел үзәнлеләр буш вакытын уздыру өчен чит шәһәрләргә йөрмәсен, ял итү өчен мөмкинлекләр янәшә генә булсын, – дип сөйли ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.
Калган йортларга аукционны агымдагы елның 16-20 июнь көннәрендә үткәрү планлаштырыла. Күчемсез милек объектларның уртача бәясе
1 100 000 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев