Тарифлар тагын арта
Яшәеш

Тарифлар тагын арта

​​​​​​​1 июльдән 2019 елда икенче тапкыр торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары индексацияләнә. Аерым алганда, Мәскәүдә ул 4,8 процентка артса, башка төбәкләрдә 2 проценттан алып 4,5 процентка кадәр. 

 Агымдагы елның 1 гыйнварыннан бөтен Россия буенча тарифлар 1,7ю процентка арткан иде. Тарифларны ике этапта индексацияләү быел беренче тапкыр үткәрелә.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы мондый карарны 2019 елның 1 гыйнварыннан НДСларның 20 процентка артуы сәбәпле тарифларны корректировкалауны  синхронлаштыру  өчен кабул итте.       


Нет комментариев