Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танытты бу үгез безне, ә?!

Район һәм шәһәрдә яңа ел кәефе инде күптән сизелә. Чөнки быел урамнар, гадәттәгегә караганда иртәрәк тә бизәлә башлады. Бу аңлашыла да, ел гаять авыр булды...

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Столичная урамында киләсе ел символы барлыкка килде. Хәзер яшел үзәнлеләрне һәм килгән кунакларны кардан ясалган зур үгез сыны каршы ала. Кукмарадан килгән энтузиаст-осталар Руслан һәм Марсель мәчет янында яңа елның менә шундый күркәм символын ясап куя. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та бу идеяне хуплый.

Шушы гаять зур үгезне ясау өчен 48 КамАЗ кар китерелә. Скульптураның биеклеге 4,5 метр, озынлыгы – 9 метр, киңлеге –
3 метр. Бүгенгә бу республикада, бәлки, илдә дә, кардан ясалган иң зур үгез сыныдыр.

Үгез күсе түгел, ә үзебезнең яраткан йорт хайваны. Шуңа да, киләсе елдан бары яхшылыклар гына көтәбез. Ел хуҗасы коронавирусны сөзеп куып җибәрсен дә, тынычлык урнаштырсын, барлык авырлыклар 2020 елда калсын иде.

Ә бүгенгә шушы үгез сыны турында бөтен республика сөйли һәм ул күпләрнең яратып фотога төшә торган урынына әйләнде.

Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев