Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тамашачыны яулаган тамаша

Күптән түгел, 27 мартта бик зурлап Халыкара Театр көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан илнең барлык төбәкләрендә, 25еннән алып 29 мартка кадәр, «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясе узды.

Мондый акция беренче тапкыр 2018 елда игълан ителеп, анда 50 меңнән артык кеше мәдәни чараларда катнашкан булган. Илнең 67 субъектында 3 меңнән артык мәдәни мәйданчык эшләгәнлеге билгеле.  Быелгы акциянең масштабы тагын да киңәйгәндер дип әйтәсе килә. Чөнки быел Театр елы да бит әле. Татарстанда  бу көннәрдә актерлык осталыгы буенча мастер класслар, сәхнә артына сәяхәтләр, мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар булды. 
Безнең Яшел Үзәндә мәдәни минимумны Музыкаль театры тапшырды. Һәм шуның белән бу көн яшел үзәнлеләр өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Театр артистларының оста чыгышлары олысын да кечесен дә таң калдырды. Алар тамашачылар игътибарына театрда куелган мюзикллардан иң кызыклы өзекләрне сайлап, искиткеч  театраль шоу әзерләде.  Алай гына да түгел, тамашачылар белән театр тарихын белү-белмәүгә интерактив та булды.  
Соңгы елларда Яшел Үзәннең горурлыгына әйләнгән әлеге театр шәһәрнең чын мәгънәсендә хәзер мәдәни үзәге булып тора. Ул  «Родина» мәдәният сараенда 2011 елда гына оешкан булса да, кыска гына вакыт эчендә дә бик күп мюзикллары, талантлы артистлары  белән район халкына гына түгел, республикада да яхшы  таныш. Театрның балалар труппасы солистлары шәһәр, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурсларда гына катнашып калмый, ә җиңүчеләр дә булып тора. Театрда өйрәнеп чыгучыларның  күбесе үз гомерләрен сәхнә белән бәйли. 
Сәхнәдә шушы театр репертуарыннан «Ромео һәм Джульетта», «Воображариум», «Красавица һәм Чудовище», «Рапунцель», «Пари», «Айлин һәм Данияр» мюзиклларыннан өзекләр бербөтен булып, берләштерелеп, бик кызыклы һәм кабатланмас программа килеп чыккан. Шул ук вакытта  тамашачы белән дә элемтә өзелми. Актерлардан тыш режиссерларның, хореографларның һәм вокалистларның олы хезмәте күренеп тора. Сәхнә бизәлеше, киемнәре – шаккаткыч. Афәрин! Мәдәни минимум гына түгел бу, ә максимум. Сайлаучан һәм сәнгатьне таный белгән Яшел Үзән тамашачысына чын бүләк булды ул. Сәнгать осталары һәм иҗат җимешләре яныбызда гына икән бит. 

Театр елында алар безне әле тагын  әллә нинди иҗади уңышлары белән шатландырыр дип, ышаныч белән әйтеп була.   

Рөстәм Сафиуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X