Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талантлы авылдашыбызга уңышлар телибез

Аграр яшьләр берләшмәсенең Яшел Үзән бүлеге активисты, авылдашыбыз Илдар Шәмсетдинов республика күләмендәге "Кадрлар резервы" дигән проектта катнаша.

Мәктәптә укыганда ук төрле тренингларда катнашып, яңалыкларны тиз үзләштерә торган Илдарыбыз, Казан авиация институты каршындагы информацион технологияләр көллиятендә белем ала. Әлеге проект кысаларында, яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы булган чаралар да уздырырга өлгергән ул. Аның беренчесен, унынчы февраль көнне, Яшел Үзән шәһәрендә узган чаңгы юллары ярышында катнашучылар өчен оештырган " Патриотик викторина" була, Россия спорт тарихына кагылышлы сораулар, Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә барган кышкы Олимпиада узган көннәрдә аеруча туган илебезгә булган ярату хисләрен уята. Экстремизмга каршы көрәш буенча "Тынычлык территориясе" дигән, республика кейс ( инглизчә кечкенә чемодан) турнирын Казан шәһәренең 111 нче мәктәбендә үткәрә. Җиденче сыйныф укучылары катнашкан командалар уңышлы гына биш кейс сорауларына җавап табып, экстремизмны кисәтү чараларын жюри әгъзаларына да дәлилләп күрсәтәләр., алар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яшьләр эшләре буенча киңәшчесе Никошин Олег Александрович та була. Проект кысаларында Илдарның тиздән булачак сайлаулар алдыннан Яшел Үзән механика көллиятендә оештырган "Яшьләр- яшьләргә сайлаулар турында", исемле чарасы да актуаль булып тора. Һәркем үзенең хокукларын һәм бурычларын белеп торырга тиеш. Әлеге чарада студентлар сайлаулар турында шактый гына яңалыклар ачтылар, нечкәлекләренә төшенделәр. Яшь , талантлы авылдашыбызга әлеге проектны уңышлы башкарып чыгып, җиңүен теләп калабыз!

 

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: