Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Такси хезмәтеннән ничек файдаланырга?

Такси хезмәтеннән гомеренә бер тапкыр булса да файдаланмаган кеше юктыр мөгаен. Даими йөреп торучылар да җитәрлек. Транспорт чарасын ишек төбеңә кадәр чакыр­тып кирәк урыныңа барып җитү күпкә җиңелрәк. Әмма зур габаритлы йөк яисә җәнлекләрне таксистлар йөртүдән баш тартырга мөмкин. Шулай да, җиңел таксида нәрсәне йөртергә һәм йөртмәскә кирәк соң?

Бу сорауга җавапны безгә «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы белгече Надежда Костюк бирә.

– Җавапны РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 14 февралендәге карарыннан табарга була. Аерым алганда, җиңел таксида кул йөге һичшиксез  рөхсәт ителә. Иң мөһиме ул такси ишегенә сыешлы, утыргычларны бозмаска, башка пассажирларга гына комачауламаска тиеш. Ә багаж  җиңел таксиның багаж бүлегенә куела.  Начар ис аңкып торган – һәм кеше сәламәтлегенә куркыныч янаган әйберләр йөртү тыела. Җәнлекләргә килгәндә, этләр – борынлыкта, кошлар читлектә  булырга, машина йөртүчегә комачауламаска тиеш.
– Таксидан файдаланганда нәрсәләрне белергә кирәк?
– Бу очракта кайбер терминнарны хәтердә калдыру мөһим. Әйтик, «М1» категориясендәге транспорт чарасы җиңел такси дип атала. Фрахтование килешүенә ярашлы рәвештә ул пассажирлар һәм багаж йөртү өчен файдаланыла. Пассажир – пассажирлар йөртү өчен килешү төзегән физик зат. Фрахтователь – фрахтование килешүе буенча такси хезмәте өчен түләүче физик яисә юридик зат. Фрахтовщик – килешү нигезендә транспорт чарасын биргән  юридик зат яисә шәхси эшмәкәр. Агрегатор – пассажирлар табуны оештыра торган агентлык.  Шуны да белергә кирәк, сезнең заказ махсус журналда теркәлергә тиеш. Анда заказ номеры, кабул итү вакыты, такси бирү урыны, таксиның маркасы языла. Такси килеп җитүгә сезгә аның кайда торуы, дәүләт теркәү билгесе, маркасы, төсе һәм шулай ук машина йөртүченең исем-фамилиясе хәбәр ителергә тиеш. Әгәр дә сез 12 яшькә кадәрге баланы утыртырга уйласагыз, бу хакта таксига заказ биргәндә алдан хәбәр итәргә кирәк.
– Ә түләүгә килгәндә, ул ничек алып барыла?
– Ул ике төрле юл белән алып барыла: фиксацияләнгән түләү яисә билгеләнгән тарифлар буенча. Шуны онытмагыз, Сезгә бланк формасында квитанция яисә касса чегы бирелергә тиеш.

Җиңел таксиның тышкы күренеше
Транспорт чарасының түбәсенә сары төстәге тану фонаре куела;
кузовына шахмат тәртибендә төсле схема ясала;
Татарстан Республикасында җиңел таксиның төсе ак яисә сары төстә рөхсәт ителә.

Кулланучылар өчен мәгълүмат
Җиңел таксиның алгы панелендә йөртүченең уң ягында түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:
фрахтовщикның тулы һәм кыска исеме;
җиңел таксидан файдаланган өчен түләү шартлары;
машина йөртүченең фотосы куелган визит картасы;
пассажирлар һәм багаж йөртүчене контрольгә алган органның исеме, адресы һәм контакт телефоны.
Шулай ук җиңел таксида ярашлы транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләре булырга тиеш.
Әгәр дә югарыда әйтелгән мәгълүматлар булмаса, дәгъвалар килеп чыккан очракта сезгә хокукыгызны яклау катлаулы булачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси права пассажира обязанности пассажира