Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын янабыз

Чираттагы корбан 46 яшьлек яшел үзәнле булды.

Янгын 23 октябрь төнендә Чапаев урамындагы 1нче йортта чыгып, алтынчы каттагы фатирларның берсе янды. Урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләр утны минутлар эчендә сүндерсә дә, анда янган ир кеше гәүдәсен тапты.

Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары ачыклавынча, бүлмә хуҗабикәсе 51 яшьлек  бер ир белән яшәгән. Күршеләре сөйләвенчә алар спиртлы эчемлекләрне даими кулланган, тәмәкене дә бүлмәдә тарткан. Бу көнне дә аларны исерек күргәннәр. Бүлмәдән чыккан төтенне күршеләре күреп, хатынны урамга вакытында чыгарып өлгергән. Аннан соң алар пешкән ирне дә чыгарырга һәм янгынны үзләре сүндерергә тырышып караган. Әмма янгын сүндерүчеләрне чакырырга туры килгән.   Якынча фаразлауларга караганда, янгын янып үлүченең сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.

Бик кызганыч, янгын корбаннары куркыныч тизлек белән арта бара.   8 корбан бар инде! Эчкечеләргә ут белән сак кыланырга кирәклеге турында аңлату еш кына мөмкин эш түгел. Шуңа карамастан, Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, күршеләрне игътибарлы булырга чакыра. Чөнки янгыннан бер фатир гына түгел, ә күршеләре дә нык зыян күрә. Иминлек үз кулларыбызда!

 

Резидә Йосыпова

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев