Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер яшел үзәнле мошенниклар корбаны булган

Кизү тору бүлегенә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек ир мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклык гамәлләреннән килгән зыян 350 мең сум.

Полицейскийларга зыян күрүче түбәндәгеләрне сөйләгән: кәрәзле телефонга таныш булмаган кешедән шалтыраткан һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуларын, бәлки моңа банк хезмәткәре дә катнашы барлыгын әйткән.

Шалтыратучы аңа кредит рәсмиләштерергә, ә акчаларны ышанычлы ячейкага салырга кирәклеген аңлаткан. Яшел Үзән кешесе шунда ук банк бүлекчәсенә юнәлә, анда кредит рәсмиләштерә, акчаны ала һәм банкомат аша билгесез кеше күрсәткән телефон номерларына сала.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы уяу булырга, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә һәм алар белән диалогка кермәскә чакыра.

Банк карталары турындагы мәгълүматны таныш түгел кешеләргә әйтмәгез. Әгәр сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштерү турында мәгълүмат килә икән, банкка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев