Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер кыз этләр корбанына әверелгән

Красноярск өлкәсендә 17 яшьлек кызны сукбай этләр талап үтергән.

Фаҗига Чиринда авылында булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 17 июльдә иртәнге якта була. Кыз мәетен урамда иртәнге алтылар тирәсендә табалар. Аның башын һәм гәүдәсен этләр тешләп бетергән. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз таныш урам буйлап бара. Авыл да зур түгел, биредә якынча 200 кеше яши.

Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота. Авыл район үзәгеннән 400 км ераклыкта булу сәбәпле, ведомство вәкилләрен вертолет белән җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/avyl-uramynda-17-yaslek-kyzny-etlar-talap-utergan-5854066

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев