Атна башында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында булды. Ул журналистларга хәбәр иткәнчә, 2019 ел ахырына кадәр «Яшел Үзән» ТОСЭРына 8 яңа резидент һәм 3 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырыла.

- Бүген тагын 8 резидент белән сөйләшүләр алып барабыз. Без үзебез өчен формула чыгардык — 1 гектарга эш урыннары һәм инвестицияләр саны. Әгәр без, чыннан да, резидентның әлеге Шартларга әзер булуын күрәбез икән, ул чакта килешү төзибез, — дип сөйләде министр.
ТОСЭР мәйданына «керү» өчен резидент 10 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәчәк һәм 20 эш урыны булдырачак, дип расларга тиеш.
Бүгенге көндә "Яшел Үзән" ТОСЭР территориясендә 5 резидент урнашкан: ООО «Йомшак контейнерлар фабрикасы», ООО "СПК "Гефест" (металл эшләнмәләр эшкәртү), ООО «Казан полимер арматурасы заводы», ООО «Татфарм», ООО «ПромЭнерго» (түбән вольтлы комплект җайланмалар җитештерү).
Нет комментариев