Тагын 8 компания «Яшел Үзән» ТОСЭР резидентлары була ала
Атна башында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында булды. Ул журналистларга хәбәр иткәнчә, 2019 ел ахырына кадәр «Яшел Үзән» ТОСЭРына 8 яңа резидент һәм 3 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырыла.