Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 50 татарстанлы коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлеккә 50 инфекция йоктыру очрагын ачыклаганнар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлде, республикада үсү буенча 25 267 очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Авырулар белән контактлы яки авыруга шик белән 4,1 мең кеше табиблар күзәтүе астында кала. Коронавируска 8,3 мең тест уздырылган.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлектә 42 татарстанлы коронавирустан терелде, ә барлыгы22,2 мең кеше дәваланды, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев