Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табышлы да, җаваплы да

Башка бернинди акча эшләү ысулы да алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле бизнестан отышлырак булмаячак. Спиртлы продукциягә сорау, илебездәге икътисади һәм сәяси хәлнең нинди булуына карамастан, һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Монда процесста катнашучыларның барысы да: эчемлекне җитештерүчедән алып сатучыга кадәр – табышлы.

Илебездә спиртны чыгару һәм аның әйләнеше дәүләт тарафыннан көйләнә. Әлеге тармакта үз эшләрен ачарга җыенучы эшмәкәрләр беренче чиратта лицензияле булуны кайгыртырга тиеш. Моның өчен, алкоголь сатуга рөхсәт бирүче органга таләп ителгән документларны тапшыру мәслихәт. Дәүләт раславы буенча, андый документларга фирманың уставы, реквизитлары, контакт белешмәләре, рәсми инстанцияләр рөхсәте, лицензияләү узучы объектны характерлаучы документлар, аренда килешүләре, устав капиталын түләү турындагы документ, касса аппаратын учетка кую турындагы белешмә керә. Сатылачак продукция төрен, гариза язучы шөгыльләнергә планлаштырган эшчәнлеге һәм алыначак лицензиянең срогын алдан күрсәтергә кирәк. Шулай ук, алкогольле продукция сатканда мәҗбүри төстә үтәлергә тиеш булган махсус кагыйдәләр дә бар.
Әйе, барын бар. Әмма, «законнар һәм кагыйдәләр аларны бозу өчен язылган» дип, таләпләрнең кырыслана, штрафларның арта баруына карамастан, «шайтан коткысына» бирелүчеләр дә юк түгел. Харап итүче комсызлыкны курку гына җиңә алмый күрәсең. Андыйлар, бөтен дөньяда булганны, безнең районда да бар, әлбәттә. Яшел Үзәндәге дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре октябрьнең соңгы атнасында гына да берничә шундый  тәртип бозуны ачыклаганнар. Кибетләрнең берсендә прилавка астында, «Татспиртпром» АҖ җитештергән 29 шешә «Казанская Престижная», 1 шешә «ЯЗЬ Березовые сучки» һәм 33 шешә «Русская валюта»  аракылары табыла. Әлеге товарлар теркәлгән кирәкле документлар булмый. Алкогольне тикшерәләр һәм аларның Казанның зур сәүдә челтәреннән сатып алынганлыгы ачыклана. Шулай ук, кибетне тикшерү барышында биредәге сыра эчемлекләренең дә легаль җитештерелүе һәм әйләнешкә кертелүен дәлилләүче документлар табылмый. Закон сакчыларына нишләргә кала инде, әлбәттә гомуми күләме 253,8 литрга җыелган аракы һәм сыраны «кулга алырга». Ә кәсеп хуҗасына, «бер тиенлек куян, биш тиенлек зыян» әйтемен исенә төшереп, башын гына кашыйсы кала.
Шәһәребездә тагын берәү, стационар булмаган сәүдә объектында сыра белән сату иткән өчен җаваплылыкка тартылып, 197,56 литр товарыннан колак каккан. Эшмәкәрнең вәкиле «стационар бу нокта» дип тарткалашып караса да, сүзләрен исбатларлык документы булмагач, нишләсен? Закон буенча билгеләнгән штрафны чыгарып сала инде. Икенче бер кибеттән 8 төрле (аракы, шәраб, шампан) алкогольле продукция алынган. Аларның легальлеген аныкларлык, шулай ук, тиешле документлар булмаган. Директор урынбасары әлеге эчемлекләрне шәхси кирәк-яракларына сатып алганлыгы турында әйтсә дә, ни өчен прилавка астында сакланганына аңлатма бирә алмаган. Кайсыберәүләр бөтенләй законга колак салмый бугай, медицина оешмасы территориясенә якын ук урнашып, сыраны агызып сата (разливное) торган сәүдә ноктасы ачып җибәргән. Һәм 330 литр эчемлегенең «койрыгына боз каткан». Менә шулай. Дәүләт алкоголь инспекторлары да, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә закон сагында. Ә анысы инде, үзегез беләсез, йоклау түгел, черем дә итми. Шуңа күрә, иң керемле бизнес хуҗаларына, ягъни алкогольле эчемлекләр сатып дөнья куучыларга, алда санап киткән таләпләр һәм кагый­дәләр кысаларында гына эшләсәләр, күпкә отышлырак булыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: