Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табыныгыз мул булсын!

Яңа елны көнчыгыш йолдызнамәсе буенча каршы алырга җыенучылар 2018 елның Сары Җир Эте символы астында туачагын инде, әлбәттә, белә.

Табынны да елның хуҗасы зәвыгына карап әзерләргә тырыша. Кытай аксакалларына ышансак, Эт түбәндәге сыйфатларга ия: юмарт, сак, сакчыл, дустанә, төпле, сабыр, рәхимле. Ул – тырыш һәм төгәл, гаиләсенә һәм вәгъдәләренә туг­ры, балалар яратучы һәм игелекле кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булачак.
Бәйрәм өстәлендә Сары Җир Этенә нинди нигъмәтләр ошар икән? Коңгырт, сары, аксыл көрән төсләргә бай һәм мул итеп әзерләнгәне – әлеге җан иясенең күңеленә һичшиксез хуш киләчәк. Табында җимешләр, яшел үләннәр һәм татлы ризыклар да күп булырга тиеш. Савыт-сабаның агачтан яки башка табигый материаллардан эшләнгәне яхшы. 2018 ел бәйрәм табынында иң төп ашамлык – ит: пешерелгән, кыздырылган яки салатка туралган сыерныкы, сарыкныкы, кошныкы – кем кайсын өстен күрә.
Эт ашарга ярата, шуңа күрә саранланмагыз. Ул шулай ук тәмлетамак та әле, татлы һәм баллы ризыклар, бигрәк тә ел талисманы – матур торт өстәл күрке булырга тиеш. Ипи турап куярга онытмагыз, чөнки Җир Эте анда үстерелгән бөтен нәрсәне ярата. Мәсәлән, бәрәңге, кишер һәм чөгендер. Күргәнегезчә, ул талымсыз, шуңа күрә яңа ел өстәлен әзерләү артык мәшәкатьле булмаячак. Тик шуны да истә тотыгыз: ризык артык хикмәтле түгел – гади, әмма туклыклы һәм тәмле булсын. Аларны бәйрәмчә итеп бизәсәгез тагын да шәп. Моның өчен консервланган кукуруз, борчак; гранат, яшел үләннәр, чикләвек, пешерелгән бытбылдык йомыркасы, ваклагычтан чыгартылган сыр, зәйтүн җимеше һ.б. кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев