Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табигатьтә начар һава торышы юк

Яшел үзәнлеләргә сентябрь аенда тотрыксыз һава торышы фаразлыйлар

Сентябрьдә һава торышы тотрыксыз булачак. Температураның сизелерлек төшүе һәм явым-төшемнең аз булуы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометүзәге башлыгы Роман Вильфанда хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренә караганда, атнаның беренче яртысында һава температурасы нормадан югарырак булачак, 20-30 градуска кадәр җылыта. Атнаның икенче яртысында республика территориясендә аз гына яңгыр яварга мөмкин.

Инде алга таба күз салсак, тулаем сентябрь ае Татарстанда аз яңгырлы булачак. Күпчелек татарстанлылар өчен һава торышы уңайлы булыр дип көтелә, әмма температура үзгәреп торачак, дип йомгак ясады Росгидромет башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев