Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табигать шаяруымы бу?

Табигать тә фантазиясен эшкә җигәргә ярата һәм кайчак безгә гадәти булмаган сюрпризлар бүләк итә. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм гадәти булмаган формадагы җиләкләр күзләрне куандыра һәм яхшы кәеф өсти.

Әйтик, бәрәңге бик матур аю формасында булып үсәргә мөмкин, ә помидор үрдәккә яки хәтта кешегә ошарга мөмкин. 
Табигать тарафыннан «иҗат ителгән» яшелчәләр һәм җиләк-җимеш кешеләр, хайваннар һәм әкияти җанварлар образларын кабул итәргә сәләтле. 
Ни өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш мондый гадәти булмаган формалар алырга мөмкин? Моның гади бер аңлатмасы бар, үсеш барышында яшелчәнең тоташтыргыч тукымасына зыян килә. Әйтик, туфракта ашламаның тигез булмаганлыгы аркасында яки алар үсүче җир нык тыгыз булса, тамыразык гадәти булмаган формаларга керергә мөмкин. 
Биредә без төрле сурәт алган җиләк-җимеш, яшелчәләрнең кызыклы фотоларын җыйдык. Карагыз һәм үзегезгә яхшы кәеф бүләк итегез! Бәлки, бу җәйдә бакчагызда төрле кызыклы сурәткә кергән яшелчә, җимеш үскәндер, яисә галәмәт зур формадагы бәрәңге, кабак уңышын җыеп алгансыздыр. Шуларның фотоларын безгә дә җибәрегез, һичшиксез, аларның һәрберсен «Яшел Үзән»нең вконтакте челтәрендәге сәхифәсендә бастырып чыгарачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев