Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табигать даруханәсе

Җиңелчә салкын тиюләр булганда, иммунитетны ныгыту өчен аптекага дару артыннан чабырга ашыкканчы, һәрвакыт кул астында була торган файдалы ашамлыкларга игътибар итү кирәк.

Шуларның берсе - сарымсак. Сарымсак - безгә табигать бүләк иткән, күп авыруларны дәвалый торган яшелчә. Анда бик күп файдалы һәм организмга кирәкле матдәләр - аксым, майлар, витаминнар, микроэлементлар: йод, калий, натрий, кальций, магний, селен, кремний, фосфор бар. Шулай ук сарымсак антиоксидантларга бай. Үлгән күзәнәкләрне элекке хәленә кайтара торган сыйфатларга да ия. Сарымсак - иммунитетны күтәрү өчен менә дигән ашамлык, чөнки ул организмның табигый саклану көчен арттыра. Аның йогынтысы нәтиҗәсендә вируслар һәм начар бактерияләр һәлак була. Тик чамадан артык куллану киңәш ителми, чөнки ашказаны, эчәк авыруларыннан интегүчеләргә тискәре йогынтысы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев