Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиблар үзләре үк түләүле клиникага җибәрә. Бу законлымы?

–  Балама 6 яшь. Табиблар дөрес диагноз куя алмыйлар һәм түләүле медицина хезмәте күрсәтүчеләргә юллыйлар. Бу законлымы?

– «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы (№323-ФЗ – 21.11.2011) законның 70нче маддәсе 2, 5 өлешләре буенча, дәвалаучы табиб пациентына үз вакытында квалификацияле тикшерү һәм дәвалау оештырыр­га, аның сәламәтлеге турында мәгълүмат бирергә, пациент яки аның законлы вәкиле таләбе буенча консультацияләр өчен табиб-белгечләрне җыярга (шул ук законның 47нче маддәсе 4нче өлеше) тиеш. Консультантларның тәкъдимнәре, бик ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү очракларыннан тыш, бары тик дәвалаучы табиб ризалыгы буенча гына гамәлгә ашырыла. Дәвалаучы табиб, пациентны һәрьяклап тикшергәннән соң,  диагноз куя.
Алда күрсәтелгән закон нормаларын бозганда, ягъни диагноз куелмаганда һәм аны ачыклау максатыннан пациентка үз вакытында тикшерү ясамаганда, дәвалаучы табибка карата тиешле чараларын күрсеннәр өчен, прокуратура һәм Росздравнадзор  органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев