Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табибка да штраф салына

Суд эшләрендә ялган сөйләүгә юл куелмый. Әгәр дә андый очраклар була икән, ялганчының үзенә эләгә. Менә шундый хәлләрнең берсе Яшел Үзәндә дә була.

Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов биргән мәгълүматларга караганда, Яшел Үзән психоневрология диспансерының бер табибы административ җәзага тартыла.

Бу табибтан ачык суд утырышында шаһит буларак сорау алына. Ул диспансерда судка бирелгән ике кеше  исерек булу-булмауларын тикшергән вакытта цензурасыз сүзләр белән сүгенмәделәр дип күрсәтмә бирә. Аның сөйләгәннәренә нигезләнеп, суд хокук бозу составы булмады дип эшне туктатырга мәҗбүр була.

Шул вакытта табиб процессуаль тикшерү барышында тикшерү комитетына үзенең адресына цензурасыз сүзләр әйтелүе турында күрсәтмә бирә.

Прокуратура болардан чыгып, табибка администртаив хокук бозу турында 2 карар чыгара һәм судка җибәрә.

Прокурор карарлары нәтиҗәләре буенча табиб гаепле дип табылып, аңа 2 мең сум күләмендә штраф салына.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X