Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СЫРМАДАН БИК ФАЙДАЛЫ ЧӘЙ

Сырма (облепиха)- витаминнар хәзинәсе. Аңарда цитрус белән чагыштырганда С витамины һәм бодай маена караганда Е витамины ике тапкырга күбрәк.

Сырмада моннан тыш башка күп төрле витаминнар, антиоксидантлар һәм майлы кислоталар бар. 
Бу җиләк белән балдан ясаган чәйне эчсәң, бөтен төр борчуларың югалыр, төшенкелектән арынырсың. Моны галимнәр исбатлаган. Шулай ук сырма ялкынсынуга каршы көрәшә. 
Файдалы һәм тәннәргә куәт бирүче чәй ясау өчен 150 грамм сырма, 2 аш кашыгы кара чәй, 2 аш кашыгы бал, 500 миллиграмм кайнар су алабыз. 
Җимешләрне яхшылап юабыз, 2/3 өлешен кашык белән пюре хәленә китергәнче изәбез. Чәйнеккә сырма пюресы, кара чәй салабыз. Аларның өстенә кайнар су өстибез, 10-15 минут төнәтәбез. Әзер чәйгә тәменчә бал кушабыз. 
Чәйләрегез тәмле булсын һәм сезгә сихәт бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев