Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөйкемле хатын-кызлар!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ күпсанлы коллективы исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Март белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Кадерле хатын-кызлар, бу көнне без сезгә чын күңелдән дөньябызны гүзәлрәк һәм яктырак иткән, һәрбер эшкә биргән гармония һәм иҗади энергия өчен сокланып, рәхмәт белдерәбез. Сез гаиләдәге җылылыкны сак лыйсыз һәм йортыбызны ямь белән тутырасыз, балалар үстерәсез һәм әйләнә-тирәдәгеләргә үзегезнең яхшылыгыгызны бүләк итәсез, эшегезнең искиткеч белгечләре булып торасыз.
Илнең әйдәп баручы суднолар төзү предприятиесе буларак «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ абруен саклап калу һәм ныгытуга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Бүген без, завод коллективының уңышы — сезнең уңышыгыз дип, ышанып әйтә алабыз.
Бу көнне, эшләгән предприятиеләре, Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасы һәм бөтен ил иминлегенә күпьеллык хезмәте белән хөрмәткә лаек өлкән буын хатын-кызларына аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларыгызда уңышлар, күңел тынычлыгы һәм шатлык телибез! Һәрдаим якыннарыгыз һәм дусларыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәгез. Тормышыгызда һәрвакыт мәхәббәт һәм хөрмәт, гаилә татулыгы һәм иминлек булсын.

Александр Филиппов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ
генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ
профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев