Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыер асрау канга сеңгән

Яшел Үзән базарына даими рәвештә авыл каймагы, эремчек алырга йөрүче шәһәрдәшләребез иң тәмлесе кемнеке икәнен яхшы белә.

Сатып алучыны алдап булмый. Бер тапкыр әчегән яисә сыйфатсыз азык-төлек саткан кеше янына икенче юлы аяк та атламый инде ул. Базар тулы конкурентлар арасында үз урыныңны булдыру, клиентларны җәлеп итү ай-һай җиңел түгел.

Фәндәлия апа Тимершина мыж­гып торган базарга Күгештән иң беренчеләрдән булып йөри башлау­чыларның берсе. Кемнәр генә юк бит биредә, ә максатлары бер: ерак юлны узып килгән товарыңны вакытында сатып бетерү. Сөт ризыкларын тизрәк урнаштыруың хәерле, җәен бигрәк тә. Гомере буе Күгеш китапханәсендә эшләгән Фәндәлия апа, лаеклы ялга чыккач, сату эшенә керешә. Хуҗалыгыңда җитештергән товарны Яшел Үзән базарына алып барып сатарга мөмкин булуы турында иң беренче поездда кайтканда ишетә. Ишетеп кенә калмый, үзе дә тәвәккәлләп карарга уйлый. Базарда акча эшли, дип әйтүе генә җиңел бит ул. Иртә таңнан торып, адәм күтәрә алмаслык авыр сумкаларың белән, прилавка артына барып бас­канчы күпме әзерләнергә кирәклеген сатучы үзе генә белә. Шуңа да бу эшне башкару һәркемнең хәленнән килми. Базарда сату итәр өчен җитезлек тә, чаялык та, гаиләңнең бердәм булуы да мөһим.

Язманың дәвамын газетада укырга була (№51).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X