Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәяхәткә субсидия

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалары булган гаиләләргә ерак араларга йөри торган поездлар купеларына билет сатып алу өчен ташламалы тарифлардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлата.

2021 елның 3 августыннан ерак араларга йөрүче поезд купеларына гаилә өчен субсидияләнгән ташламалы тарифлар буенча билетлар сатыла башлады. Бер яки берничә баласы булган гаиләләргә ташламалы тариф буенча билетларны ел ахырына кадәр сатып алырга мөмкин. Тариф билетның агымдагы бәясе һәм плацкарт вагонда әлеге маршрут буенча йөрү бәясенең 50%ы арасындагы аерма буларак исәпләнә.

Купе вагонында йөрү бәясе уртача 40%ка кадәр кимиячәк (төгәл исәп-хисап поезд категориясенә һәм билет сатып алу срокларына бәйле һәм «ФПК» АҖ кассаларында башкарыла). Шул ук вакытта ташлама сервис хезмәтләре комплексына кагылмый һәм башка ташламалар белән (мәсәлән, ташламалы категорияләрдәге гражданнарга юл йө рү документларын, шулай ук хәрби һәм транспорт таләпләре буенча рәсми ләштергәндә, ФСС, РПФ, УСЗН) суммалашмый.
Ташламалы тарифтан мөстәкыйль һәм төркем составында оештырылган турлар өчен дә файдаланырга мөмкин.
Ташламалар бирүнең мәҗбүри шарты – 18 яшькә кадәрге бала белән ата-ананың яки законлы опекунның Россия буенча уртак сәяхәте.
Ташламалы тариф буенча билетларны «ФПК» АҖнең ерак араларга билет кассаларында гына сатып алырга мөмкин. Ташламадан балалары булган гаиләләр файдалана ала: гаилә составы – 18 яшькә кадәрге бала яки берничә бала, ата-ана (2дән артык түгел), законлы опекун яки 5 яшькә кадәрге баланың ата-анасы (аерым урын алмыйча).
Ташламалар бирү вакыты: 2021 елның 2 августыннан башлап.

Өстәмә рәвештә ташламалы тарифны куллану кагыйдәләре белән танышырга, шулай ук тулырак мәгълүматны «РЖД» ААҖ сайтында «Ташламалар» бүлегендә, һәм 8 (800) 775-00-00 кайнар линия телефоны аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев