Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Светофор патшасында кунакта

Шушы көннәрдә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 17 нче «Василек» балалар бакчасы педагогларының юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышлап оештырган чарасында катнашты.

Тәрбиячеләр аны «Светофор патшасында кунакта" әкиятен сәхнәләштереп, бик кызыклы уен формасында әзерләгәннәр. Шуңа күрә аларда балалар бик мавыгып һәм актив катнашты, юл билгеләрен җыйды, интерактивта көч сынашты, сорауларга җавап бирде.
Әлеге чара кысасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларны йөртүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту мәсьәләләре каралды, юл билгеләре әһәмиятен кабатладылар.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да яшь җәяүлеләр өчен китаплар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X