Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Свердловск өлкәсеннән килгән алты яшьлек малайның Казанның Горький паркында урнашкан «җырлый торган» фонтаннарда аягының өч бармагы өзелә.

Өч балалы гаилә Казанга Краснотурьинскидан килгән.

Горький паркында балалар фонтан буйлап йөгерә башлыйлар. Шунда өлкән бала кычкырып җибәрә һәм егыла-аның аягында өч бармагы киселә. 

Хирурглар баланың ике бармагын ялгый алалар, ә менә берсен ампутацияләргә туры килә. Зыян күргән малайның әти-әниләре фонтаннарга хезмәт күрсәтүче компания белән элемтәгә кергән, әмма анда, җәяүлеләрнең фонтанда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә сылтап, травма сәбәпләрен бетергәнче, фонтанны ябудан баш тартканнар. Моның урынына алар, ярдәм сыйфатында, 30 мең сум акча биргәннәр. Массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итүләренчә, парклар һәм скверлар дирекциясенең җавабы тагын да начаррак: анда малайга бушлай туңдырма һәм паркта ял итү тәкъдим иткәннәр. 

Малайның әти-әнисе хәзер улларына, ким дигәндә, ай ярым махсус энәләр белән йөрергә туры киләчәк, дип белдерә. Шуның аркасында ул хоккей тренировкаларына йөри алмаячак, шулай ук мәктәп белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин — малай быел беренче сыйныфка бара. 

Бу факт буенча «Куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләренә туры килмәүче хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклый, Татарстан Прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев