Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суммалар югарырак, боерык тизрәк: ана капиталы программасында 2021 елда нәрсә үзгәрде

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, яңа елдан ана капиталы программасы буенча балалы гаиләләргә ярдәм күләме арткан, акчалар белән эш итү тизрәк һәм уңайлырак ителгән.

Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән. Арту ана капиталы сертификаты булган барлык кешеләргә, балалар санына һәм аларның туу вакытына бәйле рәвештә бирелә торган барлык суммаларга кагыла.

Быел ана капиталы күләме
Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган, ә ата-ана лар әле сертификат кулланмаган булса, шундый ук сумма ике балалы гаиләләргә дә тиеш.
Әгәр ике бала да 2020 елда туса, югары ана капиталы күләме индексациядән соң 22,8 мең сумга арткан һәм хәзер 639 432 сум тәшкил итә. Башта беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тудырган яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Яңа елдан ана капиталына шундый өстәмә суммасы индексация хисабына 155 550 сумга кадәр үсте.
Ана капиталын әлегә тулысынча тотмаган гаиләләрнең акчалары, шулай ук, гыйнварда индексацияләнде.

Үзгәрешләр срокларга да кагылды
Быелдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның чаралары белән эш итү тизрәк бара. Сертификатны бирү өчен хәзер элеккеге унбиш эш көне урынына биш эш көне бирелә, чаралар белән эш итү турындагы гаризаны карау өчен – бер ай урынына ун эш көне. Аерым очракларда программа буенча яңа сроклар арта ала. Мәсәлән, әгәр ведомстволар ПФР гаризалары буенча белешмәләрне вакытында тапшырмаса, сертификатны унбиш эш көне эчендә рәсмиләштерү рөхсәт ителә. Әгәр дә ведомство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны һәм белешмәләрне тапшырмаган булса, чаралар белән эш итү турындагы карар егерме эш көне дәвамында кабул ителергә мөмкин.
Срокларны кыскарту ана капиталы программасы үсешендә тагын бер адым.
Элегрәк, гаиләләр финанс яр дәмен тизрәк алу гына түгел, ә капиталны рәсмиләштерүгә дә көч сарыф итмәсен өчен, Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын актив бирә башлады. Бала тугач, гаилә, өстәмә адымнарны узып, шунда ук акчаларны сайланган максатларга җибәрә алсын өчен, сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле бөтен фонд мөстәкыйль рәвештә эшли.

Эш итү процедурасы да шактый гадиләштерелде
Мәсәлән, программаның иң кирәкле юнәлешенә гариза бирү – кредит акчаларын җәлеп итеп торак сатып алу яки төзү – кредит ачыла торган банкта ук мөмкин булды. Мондый гариза Пенсия фонды белән килешү төзегән банкларда кабул ителә. Моннан тыш, гаиләләргә хәзер ана капиталы белән балаларны укыту җиңелрәк, чөнки башка түләүле укыту турындагы килешүнең күчермәсен ПФРга тапшырыр га кирәкми. Фонд бүлекчәләре үзләре бу мәгълүматны бөтен ил буенча уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә соратып ала.
Шулай ук, гыйнвардан ана капиталыннан ай саен кайбер гаиләләргә түләнә торган суммасы артты. Аның күләме узган елның икенче кварталында төбәк яшәү минимумына тигез.
Агымдагы елда түләү ләр билгеләнүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр 9713 сум алачак. 2020 елда түләүне рәсмиләштергән гаиләләр 9 373 сум алуны дәвам итәчәк.

Айлык түләү кемгә тиеш?
Элеккеге кебек үк, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан туган гаиләләргә тиеш һәм аңа өч яшь тулганчы бирелә. Әгәр дә гаиләдә айлык керемнәр бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаса, бу акчаны алырга мөмкин.
Гаиләнең 2021 елда түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнлеген аңлау өчен, соңгы 12 календарь айда гаилә керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12 гә бүләргә, ә аннары, туган икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр алынган күләм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле гражданның 2 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк булса (2020 елдан – 20 588 сум), димәк тиеш.

Гариза язу тәртибе
Түләүгә гаризаны теләсә кайсы вакытта, икенче бала тугач, өч ел дәвамында бирергә мөмкин. Әгәр Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, түләү туган көненнән яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана.

Авыр эпидемиологик вәзгыять аркасында элеккечә гамәлдә булган түләүләрне гадиләштерелгән рәвештә рәсмиләштерү һәм озайту, ана капиталыннан узган елның мартыннан алып бу елның мартына кадәр вакыты чыккан барлык айлык түләүләр, сертификат хуҗасыннан гаризасыз һәм гаилә керемнәрен расламыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә озайтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев