Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сумкаң җиңелме, почтальон?

Әйе, бүгенге почтальоннарга, сумкаң авыр түгелме, дигән сорау бирү урынсыз кебек. Чөнки газета-журналларга язылучылар юк дәрәҗәсендә. Хәзерге мизгелдә, мин мәктәптә укыган заманнарда үзебезнең хат ташучыбыз күз алдыма килде...

 

Кечкенә генә авылыбызга урам-урам тарата торган иде хат-открытка-газета-журналларны. Чөнки, аерым-аерым таратканда да, сумкасына чак сыя иде алар. Бүгенге почтальоннарга да җиңел, дип әйтмибез, бәлки, авыррактадыр әле. Элек халык үзе, егылып китеп языла иде басма матбугатка, ә хәзер... ялынсаң да юк. Шуның өстенә әле, алардан хуҗалык товарларын сатучы ясадылар. 


Районыбызның авыл җирлекләрендә халыкка хезмәт күрсәтүче почтальоннар арасында редакциябез уздырган «Подписка остасы» бәйгесенә йомгак ясалуы турында хәбәр иткән идек. Инде аларның исемнәрен игълан итү вакыты җитте. 


Хөрмәтле газетабызны укучылар! Безнең белән бергә булуыгызга без бик тә шатбыз һәм районыбызда татар милләтеннән булган халыкның барлыгын белгертеп торучы «Яшел Үзән»ебезгә тугры калып, телебезне саклауга үзегездән зур өлеш кертүегез өчен ихлас күңелебездән хөрмәт итәбез. 
Әмма, күңелне төшерердәй фактлар бар. Мәсәлән, Норлатның өч почта бүлеге 3159 кешегә хезмәт күрсәтә һәм шуларның, нибары, 120се «Яшел Үзән»не алдыра. Барлык авылларда да, диярлек, узган ел белән чагыштырганда, безнең абунәчеләребез кимегән. Шунлыктан, газетабызга язылучылар санын арттыруга ирешкән, бармак белән санарлык почта бүлекчәләре арасыннан өч җиңүчене сайлап аласы, бер дә авыр булмады. Үз хезмәтләрен күңел биреп башкаручы, участокларындагы кешеләр белән уртак тел табып эшләүче әлеге почтальоннарыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез һәм вәгъдә иткән акчалата призларны редакциябезгә килеп алуларын үтенәбез. Менә ул Подписка осталары:

I урын – Земфира Хәйруллина – Күгеш почта бүлеге – 5 000 сум;
II урын – Рәмзия Габдрахманова – Акъегет почта бүлеге – 3 000 сум;
III урын – Рокыя Маннапова – Рус Әҗәле почта бүлеге – 2 000 сум.

Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм ННН кебек документларыгызны алып килергә онытмагыз. Тагын бер кат җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба югарырак уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев