Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Сулга” йөрү гаиләне ныгыта ГЫНА

Соңгы арада, кешеләрне бер-берсенә бәйләп нәрсә тота, иремне яратаммы соң мин, дигән сораулар борчый башлады. Күптән түгел аңымда нәрсәнеңдер асты-өскә килде, “башкача да яшәргә була бит” дигән фикер бораулый башлады.

Мин утызның теге ягында, балабыз бар, кызганычка каенана белән яшибез. Болай яшәү вакыт-вакыт миңа да, аңа да авыр. Мин өйдә эшлим һәм тәүлегенә 20 сәгать аның белән бер фатир киңлекләрендә булырга туры килә. Хәзер сүз ирем белән мөнәсәбәтләр, дөресрәге аның юклыгы турында. Эш монда йоклау яки йокламауда гына да түгел (анысы да бертөрле – сирәк һәм эчпошыргыч). Яшь чакта гел, кияүгә бары тик хисләр давылы куптарырга сәләтле, мине шәрабсыз да исертә алырлык иргә чыгачакмын, дип уйлый идем. Ә чынлыкта, янында җанымны ял иттерүчегә чыктым.

Аннан соң бик күп сулар акты, бергәләшеп күп нәрсәләр кичердек. Барысы да булды: кычкырышулар да, күз яшьләре дә, соңгы акчага балага аяк киеме алып иртәгәсен нәрсә ашарга аптыраган чаклар да. Вакыт узу белән барысы да, диярлек, җайланды: баланы бакчага урнаштырып, күңелемә ошаган эш таптым. Иремнең дә финанс тотрыкланды. Әрләшүләребез дә, мөнәсәбәтләребез кебек үк сирәкләнде һәм саекты. Барысы да тыныч барганда яшә дә шатлан гына инде. Әмма мин, күңелемдә “безнең барысы да тәртиптә” булуына шик уятырлык кеше очраттым.

Ирем турында әйтмичә булмый: ул бик әйбәт, җаваплы, ышанычлы терәк, кешелекле, киң күңелле. Бу бер яктан. Икенче яктан, ирем – бүрәнә. Хиссез түгел, юк. Тик аларның иң көчлесе – бурычлылык хисе. Ә соңгы вакытта аңа арыганлык һәм чарасызлык та өстәлде. Кызганыч, миңа карата гына берни дә юк. Без кочаклашмыйбыз да, үбешмибез дә, интим да юк диярлек, чөнки йә булмаса без икәү генә түгел, йә аның йокысы килә. Аның теләге булганда инде минеке булмый, арыйм. Чөнки гел ашыгырга кирәк, иртүк торып иремне эшкә озатырга, үземә барырга һәм 12-14 сәгать эшләргә. Аның вакыты булганда, минем юк: тегесе-монысы, эшләр, арыганлык һәм кәеф начар.

Бервакыт төшемдә ниндидер ир күрдем. Күпмедер вакыттан соң мин аны өнемдә очраттым. Ул Яңа ел корпоротивы иде. Һәм әйтерсең акылдан яздым! Иремә дә, әгәр дә мөнәсәбәтләребездә берни дә үзгәрми икән, башканы табам, дидем. Ирем минем бу сүзләремне чынга алмады. Мин  үзем үземнән, хатын һәм әни халәтемнән куркып булса да, чынлап торып иремә хыянәт итү турында уйлана башладым. Теләсә кем белән түгел, нәкъ менә шул ир белән. Һәм иремнән үч алу өчен дә түгел, ә үземнең әле тере, яшь һәм ирем миндә күрмәгән хатын-кыз итеп тою өчен. Теге ир миннән олырак, гаиләле. Ул башка шәһәрдән һәм, гомумән, безгә охшамаган бүтән катлам кешесе. Нәрсәсе белән мине “эләктереп” алгандыр, белмим, әмма бер ун ел элек очраган булса мин аны җибәрмәгән булыр идем. Шул ук вакытта иремнән дә китәсем килми, чөнки бу аны газапка салачак. Теге ирдән берни дә көтмим, кирәкми дә. Миңа бары тик буш тормышымнан аерылып торган сихри хисләр ташкынына чумып, үземне хатын-кыз итеп тоясым, ниндидер яңа сулыш аласым килә. Ә ирем миңа бары тик дус кына, мин дә аңа дус кына. Аңа теләгән ир-ат итеп карый алмыйм. Мин дә аны туйдырганмындыр. Кочаклаганда да, кайчан җибәрер икән инде бу мине, дип көткәнен тоям. Ул миңа хыянәт итми. Менә шундый гаилә тормышы матур хисләр уята аламы соң?

Мин беркайчан да кешенең күзенә карарга курыкмадым. Ә иремнең күзләре – дөньядагы иң якын һәм иң матур күзләр. Әмма сөяркәмнең карашы астында мин үземне бөтенләй башкача, иң гүзәл зат итеп тоям. Ул безнең шәһәргә эш белән командировкага килә, шул вакытта очрашабыз. Ул яктан тәҗрибәле иптәш хатыным әйтә, “сулга йөрү” гаиләне ныгыта, хыянәт психиканың сәламәтлеге өчен кирәк, ди. Һәм мин моның дөреслегенә үзем дә инандым. Тормышымды ят ир барлыкка килгәч, ирем белән аралар яхшы якка үзгәрде, мин тынычландым. Гаепле булуым аркасында, иремә күбрәк игътибар бирә башладым. Аның турында кайгыртуымны күреп, ул да миңа карата яхшы мөнәсәбәттә. Арабызда дәрт элеккечә үк юк, дуслар кебек яшибез, әмма мин шул тотрыклылыкны югалтудан куркам. Дөресен генә әйткәндә, сөяркәм дә бит миңа тәкдим ясарга җыенмый, ул болай да канәгать. Мин буталдым... ятакка берсе белән ятып, гел икенче ир турында уйлау бик авыр. Нишләргә соң миңа?

Сәлам белән, Наилә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев